Лениногорск әти-әниләре Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск әти-әниләре Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Бүген лениногорскилылар «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Имтихан бирү 7нче мәктәптә узды.



Әлеге акция дүртенче ел рәттән үткәрелә, быел узган чарада әти-әниләр тарих фәне буенча белемнәрен тикшерә алдылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов та бирегә килеп, бердәм дәүләт имтиханы тапшыруның нечкәлекләре белән якыннанрак танышты, әти-әниләргә уңышлар теләде.

Барлыгы акциядә 42 лениногорскилы катнашып, белемнәрен сыный алды.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз.


Нет комментариев