26 март 2015 яңалыклары
-
Татарстанның ике муниципалитеты “Россиянең ачык бюджеты” рейтингы лидерлары өчлегенә керде
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике муниципалитеты "Россиянең ачык бюджеты" рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Алар - Чаллы шәһәре (1 урын) һәм Әлмәт муниципаль районы (2 урын). "Элеккеге рейтинглар белән чагыштырганда, ел нәтиҗәләрендә үзгәреш зур. Бу юлы мактау пьедесталында биш катнашучы, аларның өчесе, мөмкин булган 100 баллны җыеп, беренче урынны алды:...
-
Яктылык чагылдыра торган элементлы киемнәр кияргә тиешле
1 июльдән юл читеннән караңгыда баручы җәяүлеләр киемнәрендә машина утларын чагылдыра (кире кайтара) торган элементлар йөртергә тиеш була. Мондый элементлар булмаса, җәяүлеләргә 500 сум күләмендә штраф яный. Киемдәге яктылык чагылдыра торган элементлар җәяүлеләрне таптату очракларын ике тапкыр киметәчәк, дип фаразлый ЭЭМның ТР буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Ставниченко. Бу...
-
1 апрельдән пенсияләр арта. Кемнәрнеке?
РФ Хөкүмәтенең быелгы 18 март карары нигезендә 2015 елның 1 апреленнән социаль пенсияләр күләме 10,3 процентка арта. Шулай ук аерым категория гражданнарга ай саен акчалата түләүләр күләме дә 5,5% ка индексацияләнәчәк. Болар - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм аларның гаилә әгъзалары, Социалистик Хезмәт Геройлары,...
-
Банктан акча урлап качкан
Зәйдәге "Ак Барс" банкы кассиры 17 млн. сум акча урлауда шикләнелә. Банктан зур суммада акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. - Акча юкка чыгуны чираттагы тикшерү барышында банк хезмәткәрләре ачыклаган. Банкның төп офисы Түбән Камада. Шуннан чираттагы ревизия килгән, - дип сөйләгән Зәй прокуроры урынбасары Юрий Муханов. - Акча...
-
Кулында – дисбе, күңелендә – изге теләк
Язачак язмамның герое - каенанам Мәрьям Исхак кызы Галимова. Ул 1927 елда Кирлегәч авылында гаиләдә баш бала булып дөньяга килә. Исхак белән Гыйльменурның кадерлесе була. Әмма сугыш дигән афәт алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтиләре сугышка киткәндә, әниләре дүрт баласын кочаклап кала. Олысына - 14 яшь, ә иң кечесе тәпи...
-
Лениногорскида “Сак булыгыз, мошенниклар!” акциясе старт алды
"Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе 16 - 31 март 2015 ел аралыгында уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге. Соңгы арада мошенниклык очраклары сирәк очрый башлады. Күпме профилактик чаралар үткәрелеп торса да, халык алдауларга ышана бирә һәм мошенниклар "кармагына" эләгүен дәвам итә. Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре халыкка мошенникларның...
-
Бер хатын-кыз канунсыз уен бизнесы оештырган
Алабуга районында хокук сакчылары 36 яшьлек җирле хатын-кызның кырын эш алып баруын ачыклаган. Канунсыз уен бизнесы оештыруда шикләнелүче хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре Алабуга районының Поспелово авылындагы бер йортта комарлы уен белән мавыгулары турында оператив мәгълүматка ия була. Тикшерү алып барган вакытта анда 10 кеше була. Хокук сакчылары...
-
Армиягә язгы чакырылыш башлана
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә язгы чакырылышка кагылышлы указны имзалады. Указ нигезендә быелгы язгы чакырылышта Россия буенча 150 мең 145 егет хәрби кием кияргә тиеш. Яз көне хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр вакыт аралыгында алына. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча 26 мартта Лениногорскида аяз һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -4 -10 градуска кадәр салкын, көндез -4 -2 градус булачак. 27 мартта Лениногорскида аяз көн. Һава температурасы көндез - 6 -2 градус, төнлә -10 -14 градуска кадәр салкын булачак.
-
Боз өстеннән йөрү тыела
Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстендә йөрмәскә киңәш итә. Белгечләр әгәр һава температурасы өч көн ноль градустан югарырак торса, бозның катылыгы 25 процентка кими дип белдерә. Бу арада көннәр җылы тору сәбәпле боз өсте инде йомшарган, күп җирдә җебегән, урыны-урыны белән сулы бер массаны хәтерләтә. Шуңа да балыкчыларга боз...
-
“Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!” акциясе үткәрелә
Татарстанда 16 - 27 март аралыгында"Үлемне кайда саталар, хәбәр ит!" Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе үткәрелә. Аның максаты: наркотик матдәләрне тарату яки куллануны профилактикалау, наркотикларга бәйле булучыларны дәвалау. Шулай ук, тернәкләндерүгә кагылышлы сораулар белән эш көннәрендә консультация алырга мөмкин. Наркотикларның саклану урынын белгәндә наркополиция "Ышаныч телефоны"на хәбәр итәргә кирәк: (843)...