Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның ике муниципалитеты “Россиянең ачык бюджеты” рейтингы лидерлары өчлегенә керде

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике муниципалитеты "Россиянең ачык бюджеты" рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Алар - Чаллы шәһәре (1 урын) һәм Әлмәт муниципаль районы (2 урын). "Элеккеге рейтинглар белән чагыштырганда, ел нәтиҗәләрендә үзгәреш зур. Бу юлы мактау пьедесталында биш катнашучы, аларның өчесе, мөмкин булган 100 баллны җыеп, беренче урынны алды:...

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике муниципалитеты "Россиянең ачык бюджеты" рейтингы лидерлары өчлегенә керде. Алар - Чаллы шәһәре (1 урын) һәм Әлмәт муниципаль районы (2 урын).
"Элеккеге рейтинглар белән чагыштырганда, ел нәтиҗәләрендә үзгәреш зур. Бу юлы мактау пьедесталында биш катнашучы, аларның өчесе, мөмкин булган 100 баллны җыеп, беренче урынны алды: Киров өлкәсенең Верхнекамск һәм Оричевск районнары, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре. Икенче урында шулай ук Татарстан Республикасы Әлмәт районы (98 балл), өченче урында - Ярославль өлкәсе Переславль-Залесский (95,75 балл)", - дип билгеләп үтә рейтинг төзүчеләр.
Гражданнар инициативалары комитетында шулай ук анкеталар сыйфатлырак тутырыла, бу проектка җитди карауны һәм гражданнар өчен ачык булырга теләүне аңлата, дип белдерделәр.
Рейтингка барлыгы 37 муниципаль берәмлек кергән.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: элмэт