26 апрель 2016 яңалыклары
-
Улын эштән чыгарганнары өчен үз-үзенә кул салмакчы булган
Әти кеше исерек булган һәм коткаручылар килгәндә балконда асылынып торган. Түбәнкамалы берничә сәгать буена башта бер яктан икенче якка йөргән, теләсә нинди начар, сүгенү сүзләре кычкырган. Янгын сүндерүчеләр тиз генә батут сузганнар. Аның кирәге чыкмаган: бер коткаручы йорт түбәсеннән бау белән балконга төшә һәм ир-атны үз-үзенә кул салудан туктата. http://www.almet-rt.ru/
-
Күрше районда юл фаҗигасе: куркынычсызлык каешын каптырмау пассажирның үлеменә китергән
Машина йөртүче исә хастаханәгә озатылган Кичә сәгать 19.15 тә Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт юлының Әлмәт районы турысындагы 86 нчы чакрымында "ВАЗ-21214" автомобиленең 1972 нче елгы йөртүчесе хәрәкәт итү өчен куркынычсыз булган тизлекне сайлый алмый, һәм юл йөрү кагыйдәләренең 9.9, 10.1 нче пунктларын бозып, юл билгесен бәрдерә. "Максималь тизлекне...
-
Яңа туган баласын сатмакчы булган
33 яшьлек хатынны сабыен сатарга маташканда тотканнар. Санкт-Петербургта тоткарланган ханымга карата җинаять эше кузгатылган. Ул алдан гына оператив-эзләү чараларында катнашучы ике кешедән 5 мең сум, шулай ук 470 мең сумлык акча муляжлары алган. Әлеге акчалар аңа быелның 20 апрелендә туган малаен сатар өчен бирелгән. Хәзер бала махсус учреждениегә урнаштырылган. http://www.almet-rt.ru/
-
Полиция сатучыга балта белән ташланган адәмне эзли
Бу хәл Казан кибетләренең берсендә булган Татарстан полицейскийлары сатучы хатын-кызга балта белән ташланган ир-атны эзли, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Һөҗүм итеп талау очрагы башкаланың Серов урамында урнашкан тәүлек әйләнәсе эшли торган азык-төлек кибетләренең берсендә 11 апрельдә булган. Билгесез адәм витринаны ватып, төнге 1ләр тирәсендә...
-
Татарстан әләме һәр мәктәпкә эленергә тиеш
Татарстандагы барлык гомумбелем бирү оешмалары республика әләмен элергә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы канунны имзалады. Әлеге канун ТР Дәүләт Советы утырышында 21 апрельдә кабул ителгән иде. Татарстан Президенты аны 23 апрельдә раслады, канун бүгеннән - басылып чыккан көненнән гамәлгә керә. Шулай итеп, дәүләт әләме гомумбелем бирү оешмалары биналарына,...
-
Автобус велосипедчының гомерен өзгән
Казанның Декабристлар урамында шәһәрләр арасында йөрүче автобус велосипедта баручы бер кешене бәрдерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә велосипедчының гомере өзелә. Шаһитләр әйтүенчә, автобус йөртүче светофорның тыю билгесенә игътибар итмәгән. http://shahrikazan.com/
-
Лениногорскилылар шигърият бәйрәмендә катнашты (фотолар)
Ул Мәдәният сараенда үтеп, шигърият сөючеләрне җыйган иде. \
-
Лениногорскида язгы кыр эшләре дәвам итә
Көннәр матураеп китте, шуннан файдаланып район хуҗалыклары кыр эшләрен дәвам итә. 26 апрель көне мәгълүматына караганда, чәчү 1 мең 346 гектарда башкарылган. Шул исәптән арпа 710 гектарда, берьеллык үләннәр 460 гектарда, шикәр чөгендере 56 гектарда, ә көнбагыш 120 гектарда чәчелгән. Шул ук вакытта уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эше дәвам...
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты(фотолар)
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...
-
Лениногорскида Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган митинг узды (фотолар)
-
Лениногорскилылар,игътибар! Җилнең көчәюе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый хәбәр таратты. Идарәдән кисәтүләренчә, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең урыны белән, шул исәптән Казанда да, секундына 15-17 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Бу күренеш бүген көн дәвамында күзәтелергә мөмкин. http://intertat.ru/
-
Хәрби хезмәткә чакыру уңаеннан "кайнар линия" эшли
"Кайнар линия" 29 апрельдә 10:00-12:00 сәгатьләрдә эшли. Әлеге хезмәт РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә оештырыла. Бу көнне гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, контракт буенча хезмәт итү, гражданнар белән мораль-психологик һәм мәгълүмати эш алып баруга кагылышлы сорауларны биреп булачак. Аларга Татарстан Хәрби комиссариаты вәкилләре җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 221-80-35....
-
Тукай үзе дә шаккаткан булыр иде (видео)
3 яшьлек Арслан Сибгатуллин "Туган тел" шигырен сөйләп интернетны "шартлатты". "Сәләтле бәләкәч" балалар иҗат фестивале лауреаты булып танылган малайның Габдулла Тукай шигырен сөйләп зур популярлык алган шушы видеоязманы сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. http://intertat.ru
-
Татарстан – өченче: ун машинаның өчесе яңа
2016 елның беренче кварталы буенча тикшерү уздырган "Автостат" агентлыгы шундый нәтиҗә чыгарган. Яңа һәм тотылган машиналар бәйләнеше буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урынга күтәрелгән. Бездә җиңел автомобильләр базарында яңа машиналарның өлеше 30,2 % тәшкил итә. Димәк, беренче өч айда машина сатып алучыларның 69,8 %ы тотылган машиналарда җилдерә. Бу республикадагы...
-
Нинди очракларда пенсияң аз булачак?
Картлык пенсияң аз булсын дисәң, эшкә рәсми булмаган юл белән урнаш һәм "соры" хезмәт хакы ал. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әнә шул хакта белдерә. Хәзерге вакытта булачак пенсиянең нигезе - эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә кертемнәре. Пенсия фондына кертемнәр рәсми хезмәткә түләү фондыннан гына...