Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан – өченче: ун машинаның өчесе яңа

2016 елның беренче кварталы буенча тикшерү уздырган "Автостат" агентлыгы шундый нәтиҗә чыгарган. Яңа һәм тотылган машиналар бәйләнеше буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урынга күтәрелгән. Бездә җиңел автомобильләр базарында яңа машиналарның өлеше 30,2 % тәшкил итә. Димәк, беренче өч айда машина сатып алучыларның 69,8 %ы тотылган машиналарда җилдерә. Бу республикадагы...

2016 елның беренче кварталы буенча тикшерү уздырган "Автостат" агентлыгы шундый нәтиҗә чыгарган.

Яңа һәм тотылган машиналар бәйләнеше буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урынга күтәрелгән. Бездә җиңел автомобильләр базарында яңа машиналарның өлеше 30,2 % тәшкил итә. Димәк, беренче өч айда машина сатып алучыларның 69,8 %ы тотылган машиналарда җилдерә. Бу республикадагы һәр сатып алынган 10 машинаның өчесе яңа дигән сүз.

Рейтинг башында - Мәскәү. Башкалада автомобиль базарының 38,7 %ын яңа машиналар тәшкил итә. Аннары - Санкт-Петербург (30,7 %). Беренче унлыкка Самара өлкәсе (28,4 %), Мәскәү өлкәсе (24,4 %), Удмуртия (23,6 %), Башкортостан (22,9 %), Рязан өлкәсе (22,7 %), Ленинград өлкәсе (21,9 %) һәм Пермь өлкәсе (21,7 %) дә кергән.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев