26 июнь 2020 яңалыклары
-
Рәшит Низамов архитектура университеты коллективының төзәтмәләрне хуплавын әйтте
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары һәм укытучылары 25 июньнән 1 июльгә кадәр уза торган Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашачак. Бу хакта интервьюда вуз ректоры Рәшит Низамов белдерде.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәләл җефете Луиза ханым белән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. 43 нче сайлау участогы Жуковский урамында урнашкан.
-
Онкология чирен җиңеп, җиң сызганып эшли генә башлаган иде бит...
Узган елның ахыргы айларында куелган онкология чире диагнозын җиңеп, Дамир Нуриевич быелгы җәйдә яңадан эшкә чыга. Җиң сызганып, бар көчен туплап яраткан эшенә керешә ул.
-
Дин тотучыларның тавышы ишетелсен: Татарстан мөфтие Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 88нче мәктәбе бинасында урнашкан тавыш бирү участогында булды. Ул Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде һәм дин тотучыларны бөтенроссия тавыш бирүеннән читтә калмаска өндәде.
-
Татарстанда тавыш бирү өчен участок эзләү буенча Россиядәге беренче телеграм-бот эшли
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Telegram мессенджеры аша тавыш бирү өчен участок табарга ярдәм итүче «Минем сайлау участогы» чат-ботын эшләтеп җибәрде. Бу Россиядә мондый беренче сервис һәм ул Татарстан халкына гына исәпләнгән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
-
Татарстан юлында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән
Татарстан трассасында өч кеше һәлак булган авария нәтиҗәләре видеога эләккән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырды.
-
Игътибар: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан бәйге
“Лениногорск-информ” филиалы, “Заман сулышы” газетасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан итә. Катнашучылар үз эшләрен җибәреп приз оту мөмкинлегенә ия була алалар. Иң матур рәсем ясаган кеше тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк.
-
Татарстанда узган тәүлектә 40 яңа COVID очрагы расланган
Яңа очракларның 19ы – читтән кертелгән, 39ы – контакт нәтиҗәсендә.
-
Лениногорскилылар, кайда тавыш бирергә икәнен беләсезме?
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньдә башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк.
-
Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелү турындагы яңалык - ялган
Соңгы арада имеш-мимешләр таралды: шәһәрне ябалар, башка шәһәрләрдә дә хәл яман икән дип.
-
Ларионова: Конституциягә төзәтмәләр мәдәнияткә дәүләт ярдәмен алуга мөмкинлек бирәчәк
Россия Конституциясенең 68 маддәсенә төзәтмә дәүләт тарафыннан мәдәнияткә ярдәм итүгә һәм аны саклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерде.
-
Татарстанда коронавирустан ундүртенче кеше вафат булды
Татарстанда коронавирустан үлүнең 14нче очрагын расладылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.
-
Лениногорск сайлау участокларында барлык кирәкле санитар нормалар үтәлә
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү Татарстанда 25 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.
-
«Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на участках магистральных трубопроводах
АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонтные работы на участках магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин, Сургут – Полоцк, Оса - Пермь, Альметьевск – Горький – 3.
-
Кара карлыган нәрсәдән файдалы?
Кара карлыган — иң бай калий чыганагы.