Татарстан юлында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан юлында өч кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте видеога эләккән

Татарстан трассасында өч кеше һәлак булган авария нәтиҗәләре видеога эләккән. Видеоязманы кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырды.

 

Кадрларда юлда җимерелеп беткән «Хендэ» җиңел автомобиле күренә. Алдарак юл кырыена төшеп китеп әйләнгән «КАМАЗ» ята. Ул бетон балкалар ташый торган булган.

Фаҗига шаһитлары сүзләренә караганда, бүген көндез республиканың Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте булган.

 «Һәлакәттә өч кеше үлгән — машина йөртүче, чит ил машинасы пассажиры һәм йөк машинасын йөртүчесе», - дип сөйләделәр вакыйга шаһитлары.

 

 https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев