26 июль 2017 яңалыклары
-
Шашлыкка кока-кола салсаң – бик тәмле була
Кока-коланы чамалап эчкәндә, аның файдасы да булырга мөмкин. Әлеге эчемлек ризыкны эшкәртү процессын яхшырта. Аны, еш кына, күп итеп ит ашап, ул озак эшкәртелгәндә эчәләр. Кайвакыт исә шашлыкка дигән итне шуңарда маринадлыйлар. Кемнәрдер агуланган вакытта да эчә. Имештер, ул бактерияләр өчен агу булып тора. Әмма табиблар кока-коланы көн саен һәм...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә ФОТОРЕЦЕПТ: "Җиңел салат"
Салатка кирәк булачак: http://vk.com/tatarshlari
-
Лениногорск трамплинчылары җиңү белән кайтты
23 июльдә Түбән Тагил шәһәрендә чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Түбән Новгород, Кемерово, Магадан, Сахалин, Ленингралд өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Татарстаннан катнашырга 52 спортчы килгән иде. Лениногорск егетләре уңышлы чыгыш ясап, югары урыннар яулады: Данил Садреев I урын, Александр Логинов II урынн.
-
КҮРШЕ ШӘҺӘРДӘ АВТОҺӘЛАКӘТ: АВТОБУС ЙӨРТҮЧЕ РУЛЬДӘ КИЛЕШ ҮЛЕП КИТКӘН
Әлмәт-Урыссу маршруты автобусы һәлакәткә очраган. Әлеге фаҗига бүген иртән Түбән Мактамада булган, дип яза "Әлмәт таңнары". Авария Промышленная урамы, 1Б йорты каршында теркәлгән. ГАЗ-32213 автомобилендә хәрәкәт итүче шоферның тромбасы өзелә һәм ул шундук үлә. Нәтиҗәдә машина бордюрга бәрелеп кюветка төшә. Урыссуга баручы машинада 7 пассажир булган. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.
-
Лениногорскида Әхмәтҗановлар гаиләсе Энҗе туйларын билгеләп үтте (фотолар)
Тантана шәһәребезнең Никахлашу сараенда узды. Әнвәр һәм Лилия Әхмәтҗановлар истәлекле кенәгәгә кул куйды. ЗАГС бүлеге хезмәткәре юбилярнларны 30 ел бергә гомер итүләре уңаеннан җылы котлаулар җиткерде һәм юбилей таныклыгы тапшырды. Әхмәтҗановлар гаиләсен Энҗе туйлары белән котларга балалары һәм туганнары да килгән иде.
-
Яңа уку елын 1 октябрьдән башлыйбыз?
ЛДПР фиркасе лидеры Владимир Жириновский быел җәйге каникулларны озынайтырга, яңа уку елын 1 октябрьдән башларга кирәк, дип белдергән. Ул сентябрь аеның җылы киләсен әйтә һәм балалар тагы бер ай ял итеп калырга тиеш, дип саный. Узган ел да ул Путин белән очрашканда шушы фикерне әйткән булган, әммә Россия мәгариф министрлыгы...
-
"Заман сулышы" корреспонденты Зилә Мөдәррисова кайдан шундый эре җиләк җыйган? (фотолар)
- Быел җиләк булмый дип куркытканнар иде... Безнең якларга килегез, баллы эре җиләккә. Мин менә ятып-ятып җыйдым, дип язган Зилә социаль челтәргә элгән фотолары астына. Баксаң, ул ялга туган якларына киткән, кышка "запаслар" әзерли икән.
-
Лениногорск районында хатын-кызны елан чаккан (видео)
Берничә көн элек Үрнәк авылы янында җиләк җыйган вакытта хатын-кызны кара елан чага. Туганнары аны тиз арада хастаханәгә китереп җиткерә һәм хатынга елан агуына каршы сыворотка кертелә. Хәзерге вакытта зыян күрүче хастаханәдә дәвалана дип хәбәр итә "Лениногорский журнал". Елан чакса нишләргә: түбәндәге видеодан табиб киңәшләрен карагыз.
-
Сөт, ипи һәм ак майга бәяләр арткан
Соңгы бер ел эчендә республикада иң кирәкле ризыкларга бәя арткан. Бүген 1 кг "Дарницкий" икмәге уртача 37,5 сум тора. 1 кг каймак хәтта 141, 8 сумны тәшкил итә. Майсыз эремчек бәясе 225, 8 сум. Ак майга бәя исә бер ел эчендә хәтта 25,6% ка ук арткан. Хәзер дәүләт минималь хезмәт...
-
Лениногорскилылар, күл буена кино карарга килегез
Түбән сулыкта ачык һавада кино күрсәтелә. 26 июль - "Не может быть" н/ф 29 июль - "Стряпуха" н/ф. Башлана: 20.30 сәгатьтә
-
Мәктәпкә 4 сентябрь генә барабыз?!
Август ахрында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме ял көне, ә инде 2 се, 3 се ял көннәре. Шулай итеп быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана, дип яза "Шәхри Чаллы" газеты сайты.
-
Эшләүче пенсионерларның акчалары арта
Августта эшләүче пенсионерларның пенсияләрен 2016 елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле рәвештә арттырачаклар. Максималь арту өч пенсия баллы белән акчалата эквивалентта чикләнә. Шунлыктан ул 222 сумнан бераз гына артык булачак. Бу хакта Россия Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Шул ук вакытта пенсиягә өстәмә пенсионерның узган...
-
Лениногорскилыларга 26 июльгә йолдызлар фаразы
Овен. День символизирует помощь, благотворительность, милосердие. Оказав помощь в трудной ситуации, Овен, не задумываясь, сделает это еще раз. Не нужно ждать горячей благодарности за свои, благие дела. Не обижайтесь, если окружающие оставят без внимания ваши хлопоты и заботы. Благотворительность должна быть отмечена скромностью. Телец. Этот день может надолго остаться в...