КҮРШЕ ШӘҺӘРДӘ АВТОҺӘЛАКӘТ: АВТОБУС ЙӨРТҮЧЕ РУЛЬДӘ КИЛЕШ ҮЛЕП КИТКӘН
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

КҮРШЕ ШӘҺӘРДӘ АВТОҺӘЛАКӘТ: АВТОБУС ЙӨРТҮЧЕ РУЛЬДӘ КИЛЕШ ҮЛЕП КИТКӘН

Әлмәт-Урыссу маршруты автобусы һәлакәткә очраган. Әлеге фаҗига бүген иртән Түбән Мактамада булган, дип яза "Әлмәт таңнары". Авария Промышленная урамы, 1Б йорты каршында теркәлгән. ГАЗ-32213 автомобилендә хәрәкәт итүче шоферның тромбасы өзелә һәм ул шундук үлә. Нәтиҗәдә машина бордюрга бәрелеп кюветка төшә. Урыссуга баручы машинада 7 пассажир булган. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.

Әлмәт-Урыссу маршруты автобусы һәлакәткә очраган.

Әлеге фаҗига бүген иртән Түбән Мактамада булган, дип яза "Әлмәт таңнары". Авария Промышленная урамы, 1Б йорты каршында теркәлгән. ГАЗ-32213 автомобилендә хәрәкәт итүче шоферның тромбасы өзелә һәм ул шундук үлә. Нәтиҗәдә машина бордюрга бәрелеп кюветка төшә. Урыссуга баручы машинада 7 пассажир булган. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән.


Нет комментариев