26 август 2015 яңалыклары
-
Тугыз яшьлек малай ике аяксыз калган
Башкортстанның бер авылында яшәүче бер хатын ике баласы белән төнгә каршы кукуруз басуыннан кукуруз чәкәннәре җыярга чыккан. Алар якынлашып килүче комбайнны күрми калганнар. Ә кукуруз биек булып үсү сәбәпле комбайн штурвалы артындагы адәм боларны күрмәгән. Бермәл малайларның берсе чапкыч аппарат эченә кысылган. Бер сәгать буена аны аннан алырга маташканнар. Баланы...
-
Роза Сябитова кызының туе 15 миллион сумга төшкән
Атаклы димче Роза Сябитованың гаиләсендә күптән түгел зур вакыйга булды. Кызы Ксенияне ул Андрей исемле егеткә кияүгә бирде. Матбугат чараларында туйга Татарстаннан Ришат Төхвәтуллинның да чакырылганын язганнар иде. Роза Сябитова туйга ныклап әзерләнгән, ул яхшы узсын өчен акчасын да жәлләмәгән. Туй 15 миллионга төшсә, кызга күлмәкне 800 мең, ә фотосын...
-
Федотовка авылы турында җыр (видео) карыйбыз!
Җырның авторы - Федотовка авылында яшәүче Вячеслав Захаров. Продюсер - Владимир Федоров (Әлмәт шәһәре). Башкаручы - Рамил Галимҗанов (Әлмәт шәһәре). Ссылкага бас!!! https://vk.com/id157147612?z=video170251254_171376816%2Fvideos157147612
-
“60 игелекле эш” муниципаль конкурсның җиңүчеләре билгеле
Лениногорскиның 60 еллыгына багышланган "60 игелекле эш" муниципаль конкурсына йомгак ясалды. Анда төрле предприятие һәм оешмалар, физик затлар катнашты. Конкурсның җиңүчеләре билгеле булды. Алар төрле номинациягә ия булды һәм акчалата премия алды. "Предприятие һәм оешма" номинациясендә I урын - "Лениногорскнефть" идарәсенә, II урын - «Татбурнефть - ЛУТР» җәмгыятенә, III урын...
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре, ялган ОСАГО полисларын ачыклау өчен, яңа җайланма файдалана башлаячак
Соңгы арада автомобиль хуҗалары арасында ялган ОСАГО полисларыннан файдаланучылар саны ешайган. Алар җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, чөнки ОСАГО полислары рәсми документ булып санала. Әлеге төр җинаять кылучылар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм калырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителергә мөмкин. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР...
-
Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыкты
Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде. "Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә...
-
Лениногорскида республика көне үтәчәк
Тиздән Лениногорскида республика көнен билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм концерты Үзәк мәйдандагы колоннадада 29 август көнне сәгать 11.00дә башлана. Килми калмагыз!
-
9 ел буе эзләгән зэкны кулга алганнар
Ул Кыргызстан төрмәсеннән качкан булган. Кыргызстанлы Кудратали Манасов 2006 елның 3 гыйнварендә Бишкек шәһәренең 35 номерлы төрмәсеннән качкан була. Агымдагы елның февраль аенда аны Татарстан тәртип сакчылары кулга төшерә. Хәзерге вакытта качкын сак астында. Озакламый аны Кыргызстан Республикасына тапшырачаклар. http://intertat.ru/
-
Пычак белән янаган каракны тотканнар
35 яшьлек гаепләнүчене Ю.Фучик урамында кулга төшергәннәр. Олы яшьтәге бер ханым өенә кергән вакытта үзе артыннан ияргән бер адәмне күрә һәм тизрәк фатирына ашыга. Ләкин теге ир аны тиз генә җибәрергә ашыкмый. Куеныннан пычак чыгарып, яный башлый, акча сорый. Әби кеше куркып калмый, ярдәм сорап күршеләренең ишеген шакырга тотына. Ләкин...
-
Лениногорскиның үрнәк йортлары билгеле булды
Ел саен үткәрелә торган "Үрнәк йорт һәм ишегалды" муниципаль конкурсына йомгак ясадылар. Быелгы конкурсның җиңүчесе булып "Арго" җәмгыяте танылды. Җиңүнең 50 еллыгы урамы, 17 нче йортта яшәүчеләр мондагы капиталь ремонттан канәгать, эшләр сыйфатлы башкарылган, диләр. Икенче урында - "Техника" җәмгыяте. Кошевой урамы, 18 нче йортта 2014 елда ремонт үткәрелгән булган,...
-
Кызык-мызык мәзәкләр
Чебурашка Генадан сорый: - Нишләп синең бер ботинкаң сары, икенчесе кара төстә? - Белмим, - ди Гена. Өйгә кайтып алыштырмакчы идем, анда да шул ук хәл - берсе кара, икенчесе сары. Суд бара. Хөкемдар сорый: - Гражданка Вәлиева, сез ничек ирегезгә чәйнек белән суга алдыгыз? Бер дә кызганмадыгызмы? - Кызгандым...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Лениногорск - республикадагы иң матур шәһәрләрнең берсе”
Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребезнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Үткән җомга-шимбә көннәрендә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм районда төзелгән һәм төзекләндерелгән объектларны ачты, тантаналы чарада катнашты. Әлеге мөһим вакыйгаларга әзерлек Рөстәм Миңнехановның контрольлегендә алып барылды. Чөнки шәһәребез һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары республика өчен аеруча...
-
Лениногорск районы кырларында эш туктамый әле
Район кырларында техника тавышы тынып тормый, урак белән бергә уҗымнарны чәчү эше бара. 25 август көне мәгълүматына караганда, 8 мең 400 гектарда уҗымнар чәчелгән, шуның 4 мең гектардан артык мәйданында арыш, 3 мең 700 гектарында бодай орлыклары туфракка кергән. Җирне төп эшкәртүдә 32 агрегат эшли, 14 меңнән артык гектарда әлеге...
-
Лениногорскида беренче тапкыр буяулар фестивале булды
Шушы көннәрдә урман паркында шәһәребездә беренче тапкыр буяулар фестивале узды. Оештыручылар әйтүенчә, ул бик күңелле булган, чарада 7дән 40 яшькә кадәрле шат күңелле лениногорскилылар катнашкан. Алар бер-берсенә порошок рәвешендәге буяу сибеп, чәчләре, битләре, киемнәре төрле төсләргә кереп, шул рәвешле күңел ачкан, биегән.