Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: “Лениногорск - республикадагы иң матур шәһәрләрнең берсе”

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребезнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты. Үткән җомга-шимбә көннәрендә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм районда төзелгән һәм төзекләндерелгән объектларны ачты, тантаналы чарада катнашты. Әлеге мөһим вакыйгаларга әзерлек Рөстәм Миңнехановның контрольлегендә алып барылды. Чөнки шәһәребез һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары республика өчен аеруча...

Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәребезнең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллыгын бәйрәм итүдә катнашты.


Үткән җомга-шимбә көннәрендә Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм районда төзелгән һәм төзекләндерелгән объектларны ачты, тантаналы чарада катнашты. Әлеге мөһим вакыйгаларга әзерлек Рөстәм Миңнехановның контрольлегендә алып барылды. Чөнки шәһәребез һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары республика өчен аеруча мөһим әһәмияткә ия: нәкъ менә бездә - Шөгер нефть промыселындагы 1 нче скважинадан Татарстанның нефть ятмаларын эшкәртү башланган.

Беренче көнне Республика Лидеры элек Шөгер нефтебитум заводы булган җирдә музей ачты. Ул - шәһәрдәге нефть музееның филиалы буларак, районыбызның гына түгел, бөтен Татарстанның күренекле урыны булып торачак. Республикадагы тарихи объектларны саклау - Татарстан җитәкчелеге эшенең мөһим өлеше булып тора.

Соңгы биш елда Татарстан күп кенә икътисадый, шул исәптән, нефть табу һәм эшкәртү буенча да лидерлык позицияләрен ныгытты. Иң өлкән нефть табу идарәсе булган "Лениногорскнефть" кадрлар әзерләү урыны, республика гына түгел, илебезнең нефть промышленносте тармагына уникаль технологияләр әзерләү һәм аларны кулланылышка кертү полигоны булып тора.
Лениногорск нефтьчеләре коллективы - югары сулыклы һәм инде эшкәртелгән ятмаларны нәтиҗәле эшкәртү буенча лидер. Идарәдә бүген 2 300 кеше хезмәт итә, аның өчтән берен яшьләр алып тора.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 62 нче номер саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорску 60