26 август 2016 яңалыклары
-
Татарстанда яңа туган баланы ташлауның ВИДЕОсы пәйда булды
Бүген Татарстанның Тикшерү комитеты тарафыннан Казанның Сафиуллин урамы 10 йорт янында ташландык сабый табылу факты буенча җинаять эше ачып җибәрелде. Хокук саклау органнары күзәтү камералары төшереп өлгергән видеокадрларга ия булган. Хәзер әлеге сабыйның әнисе кем булуын ачыклау эшләре бара. Туганына 3-4 көн булган кыз баланы Казанның бала тудыру йортларының берсенә...
-
Сезнең мәктәп кайсы урында, карагыз (Лениногорск районы мәктәпләре рейтингы)
-
Лениногорскиның Мактаулы гражданины исеменә быел кемнәр лаек булды (фотолар)
Шушы көннәрдә Ирек Билалов һәм Николай Степанов "Лениногорск муниципаль районы һәм шәһәренең Мактаулы гражданины" исеменә ия булды. Мэрияда узган уникенче депутатлар сессиясендә әлеге кандидатуралар бертавыштан хупланды. Котлыйбыз!
-
Лениногорскида бильярд турниры ачылды (фотолар)
Шәһәребездә беренче тапкыр Республика көне уңаеннан бильярд буенча ярыш уздырыла. Әлеге спорт төрен яратучылар Мәгариф идарәсе бинасында җыелды. - Уенда катнашырга 25 кеше теләк белдерсә дә, барысы да килә алдмады, - ди ярыш өчен җаваплы Әнәс Вәлиев. Җиңүчеләрне 30 август көнне бәйрәмдә бүләклиячәкләр. Зилә Мөдәррисова фотолары
-
Татарстанда ташлап калдырылган яңа туган бала табылган
Бала пакетка салынган булган. Узган кичтә - 18:30 сәгатьтә Казанның Сафиуллин урамында урнашкан 10 нчы йорт яныннан узып баручылар пакетка салынган балага тап булган. Сары төстәге пакетка салынган кыз баланың тууына, беренчел мәгълүматлар буенча, өч-дүрт кенә көн, ди. Сабый исән-сау. Аны бала тудыру йортына озатканнар. Тикшерү эше бара. http://intertat.ru/
-
Лениногорскилылар игътибарына: хөкүмәттән нинди ярдәм тиеш
Татарстанда кемнәр нинди социаль ярдәмгә өметләнә ала? Тыл хезмәтчәннәре 595 сум күләмендә айлык түләү Бушлай теш куйдыру Бушлай колак протезы алу Шәһәр яны су транспортында бушлай йөрү Шәһәр яны тимер юл транспортында 1 майдан 30 сентябрьгә кадәр бушлай йөрү Хезмәт ветераннары 427 сум күләмендә айлык түләү Торак һәм коммуналь хезмәтләргә...
-
Лениногорск мәктәпләре Мәгариф министрын күргәзмәләр белән каршы алды (ФОТОЛАР)
Бүген Лениногорскига эшлекле визит белән республика Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килде. Ул мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаша. Киңәшмә башланганчы мәгариф министры район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, Мәгариф идарәсе хезмәткәре Рафик Хәмидуллин озатуында берничә урында булды. Үзәк мәйданда спорт мәктәпләре күрсәтмә чыгышлар ясый иде, аларны...
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: тән тиресе сәламәт булсын өчен нишләргә
Тән тиресе матур һәм сәламәт булсын өчен, түбәндәге продуктларны куллану кирәк. Кабак төше цинк, майлы кислотларга бай, алар организмдагы ялкынсынуны киметә. Җитен төшендә исә омега-3 кислотасы күп, ул тән тиресенең сәламәтлеге өчен җавап бирә. Җитен төшен порошок хәленә китереп төяргә дә кефирга салып эчәргә кирәк. Редиста төрле минераллар, кремний, С...
-
Эштән күбрәк кемнәр китә?
17-23 августка туры килгән хисап атнасында күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән 71 кеше азат ителгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, эшсез дип танылганнар арасында икенче урында - эшкәртү-җитештерү сәнәгате тармагы. Биредә 68 кеше эшсез дип табылган. Башка тармакларда...
-
Лениногорскилылар өчен 26 августка йолдызлар фаразы
Овен: Семейные и материальные проблемы должны стать приоритетными для Овнов сегодня, все остальное подождет. Вам предложат достаточно веселое мероприятие на вечер, даже и не думайте отказываться! Это ваш шанс расслабиться и отойти от рутинных дел. Телец: Тельцы сегодня слишком сентиментальны и чувствительны, не позволяйте людям использовать это ради своей выгоды....
-
Шәймиевләр Россиянең иң бай гаиләләрнең бишлегенә керә
Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның байлыгын журнал 1,7 млрд доллар дип бәяли һәм бишенче урынга куя. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевның уллары - республиканың иң бай кешеләре. Forbes мәгълүматына караганда, ТАИФ төркеменең 19,5 проценты Радик һәм Айрат Шәймиевлар кулында. "Соңгы ярты елда бертуган Шәймиевларның байлыгы нефть һәм химия оешмаларының хиссә...
-
Лениногорскилылар, бүген "Кайнар линия" эшли
Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау максатында, 26 август көнне "кайнар линия" эшлиячәк. Бу көнне 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләт аппараты, Дәүләт хезмәт инспекциясе, республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм "Россия юристлары ассоциациясе" иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге вәкилләре кирәкле мәгълүмат, сорауларга җавап бирәчәк. Телефоннар: 8(843)...
-
Әлмәттәге укытучы һәм укучы арасында җенси мөнәсәбәт ел башыннан бирле дәвам иткән
Әлмәттәге бер мәктәптә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек хатын-кызның 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәттә булуы хакында хәбәр ителгән иде инде. Тикшерү органнары тулырак мәгълүмат белән чыкты. 22 август иртәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы Әлмәт хастаханәсенең гинекология бүлегенә җенси органнары зыян күргән һәм канаган 15 яшьлек...
-
Хәерле җомга иртәсе белән!