26 август 2017 яңалыклары
-
Лениногорск журналистлары биеклеккә менде (ФОТОЛАР)
Бүген журналистлар: телевидение, "Заман сулышы", "Лениногорские вести" хезмәткәрләре Әлмәттә спорт-сәламәтләндерү комплексында тренинг узды. Барысы бергә тимбилдинг үтте, ул команда оешуга ярдәм итүче чара булып тора. Аннан каршылыклар полосасы уздылар һәм соңыннан бау конструкцияләреннән төзелгән юлдан (веревочный парк дип атала) бардылар. Менә анда адреналин булды: шул ук вакытта биеклектән курку, шул...
-
Лениногорскига “очучылар” җыелачак
29 август көнне шәһәрдә трамплиннар комплексында "Россия олимпия өметләре, кече Кубок резервы" Бөтенроссия ярышлары узачак. Анда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча 19 яшькә кадәрге малай-кызлар катнашачак. Лениногорск "очучылары" өчен бергәләп җан атыйк, карарга килегез.
-
Лениногорскилылар борчадан зарлана
"Халык контроле" порталына Лениногорскиның Тукай урамы, 24 йортында яшәүчеләр тарафыннан борчалардан зарланып, хәбәр килгән. "Менә 5нче көн борчалар белән көрәшәбез инде. Санитар-эпидемиологик станция бернинди чара да күрми. Бер атна көтәргә генә кушты. Фатирларда кечкенә балалар да бар бит. Нәрсә эшләргә, без үзебез генә борчаларга каршы эшкәртеп бетерә алмыйбыз" дигән хәбәр...
-
Районда ата улына пычак белән кадый
Районыбызның бер шәхси йортында әти белән ул арасында бәхәс чыга. Аннан ир улына пычак белән кадый. Шуннан 23 августта 34 яшьлек ир-атны үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Аңа берничә операция ясыйлар. KZNLIVE хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүмат буенча, ул көнне ир-атлар йорттагы эшләрне эшләгәндә, спиртлы эчемлекләр кулланалар. Гаилә хуҗасы улын ялкаулыкта гаепли,...
-
Синоптиклар Татарстанда һава шартларының бозылуы хакында кисәтә
Иртәгә Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, дип хәбәр итәләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән. «27 августта көндез Татарстанның кайбер районнарында яшенле яңгыр явачак, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга җитәчәк», - диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.
-
37 яшьлек ир-ат балигъ булмаган кызны көчләгән өчен 20 елга хөкем ителде
Татарстан Республикасы Югары судында 37 яшьлек Яшел Үзән кешесенә карата хөкем карары чыгарылды. Бу хакта республика Прокуратурасының рәсми сайтында хәбәр ителә. Суд тарафыннан билгеләнгәнчә, быелның 2 февралендә әлеге ир-ат Яшел Үзән шәһәрендә 13 яшьлек кызга һөҗүм итә. Кызның муенына ватылган шешә төбе тери һәм, үтерү белән куркытып, аны шәһәр зиратына...
-
Шөгердә татарча дискотека булачак
29 августта Шөгер клубында старча дискотека була. Сезне көтеп калабыз, дип яза "Шөгер авылы мәдәният учагы" төркеме. Авыл халкын һәм кунакларны чакыралар. Башлана 20.00 сәгатьтә. Керү - бушлай.
-
Автобус йөртүче баланың башын кыскан
Яр Чаллы җәмәгать транспортларының берсендә 7 яшьлек малай зыян күрде. Барысына да «Газель» йөртүчесе сәбәпче. Кечкенә шәһәрдәшебез әбисе белән автобустан чыкканда йөртүче ашыгып транспорт ишеген яба. Малай исә чыгып җитәргә өлгерми һәм аның башы кысылып кала. Нәтиҗәдә баланың чигә ягында ачык яра барлыкка килә. Бу хәлне күзәтеп торган пассажирлар белдерүенчә,...
-
Куакбаш авылында бәйрәм концерты булачак
Авылдашлар һәм авылыбыз кунаклары! Сезне 26 август көнне 20.00 сәгатьтә Куакбаш авылы мәдәният йортына, Республика көненә багышланган ял кичәсенә чакырабыз. Җырчыларыбызга кушылып җырлап, биеп, уеннар уйнап бер ял итеп, җәйге каникуллар белән дә саубуллашыйк әле. Монда яшьләр генә түгел, күңелле ял итәргә яраткан барлык кешеләрне көтеп калабыз! Кызык булачак килми...
-
Яңа Шөгернең 100 еллыгын бәйрәм итәсе көн билгеле
Яңа Шөгер авылының 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм 26 августта, шимбә көнне, көндезге сәгать 10.00 да башланачак. Бәйрәм чарасы Яңа Шөгер авылында урнашкан беренче скважина һәйкәле янындагы аланлыкка узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Фирдүс Тямаев: Клублар чакыру билетлары таратырга тиеш түгел
Мәдәният йорты, клуб директорлары, җырчының өлешенә кереп, чакыру билетлары өләшергә тиеш түгел. Җырчы Фирдүс Тямаев бу хакта "Татар-информ" агентлыгындагы матбугат конференциясендә белдерде. Фирдүс Тямаев район-авылларның мәдәният йортларында проблемалар күп булуын ассызыклады. "Мин моны 10 ел мәдәният өлкәсендә эшләгән кеше буларак әйтәм", - диде ул. Аның фикеренчә, клуб директорлары үз танышларына...