Автобус йөртүче баланың башын кыскан
Яр Чаллы җәмәгать транспортларының берсендә 7 яшьлек малай зыян күрде. Барысына да «Газель» йөртүчесе сәбәпче. Кечкенә шәһәрдәшебез әбисе белән автобустан чыкканда йөртүче ашыгып транспорт ишеген яба. Малай исә чыгып җитәргә өлгерми һәм аның башы кысылып кала. Нәтиҗәдә баланың чигә ягында ачык яра барлыкка килә. Бу хәлне күзәтеп торган пассажирлар белдерүенчә,...
Яр Чаллы җәмәгать транспортларының берсендә 7 яшьлек малай зыян күрде. Барысына да «Газель» йөртүчесе сәбәпче. Кечкенә шәһәрдәшебез әбисе белән автобустан чыкканда йөртүче ашыгып транспорт ишеген яба. Малай исә чыгып җитәргә өлгерми һәм аның башы кысылып кала. Нәтиҗәдә баланың чигә ягында ачык яра барлыкка килә.
Бу хәлне күзәтеп торган пассажирлар белдерүенчә, йөртүче автобуска тукталыштагы пенсионерны кертергә теләмәгән, шуңа ашыгып ишеген япкан. Малайга көнендә үк хастаханәдә медицина ярдәме күрсәтелгән һәм аны табиб күзәтүе астына алганнар. "Челнинские известия" газетасы белдерүенчә, әлегә шәһәрнең транспорт бүлегенә, намуссыз автобус йөртүчегә карата беркем дә шикаять язмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев