26 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Күрше районда юл-транспорт һәлакәте: үлүче бар
31 яшьлек йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шимбә көнне кич Татарстанның Чирмешән районында Мордва Афонькәсе һәм Ишлинка авыллары арасында булган юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИИ матбугат хезмәте. 14 нче модель "Лада" автомобиленең 31 яшьлек йөртүчесе тизлеген арттырган һәм юлга кинәт...
-
Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкин
Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан...
-
Лениногорскилылар «Республиканың туристлык сувениры” конкурсында катнаша ала
Әлеге конкурс республиканың туристлык ягыннан күркәмлеген арттыру йөзеннән үткәрелә. Төп мәгълүмат: http://remeslo.tatarstan.ru сайтында, положениесе "Программы.Проекты.Конкурсы" бүлегендә.
-
1 октябрьдән ОСАГО полисы үзгәрә
1 октябрьдән Россиядә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр. Иске бланклар 1 августта ук чыгарылмый башлаган инде. Бу хакта Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы җиткерә. Иминият компанияләре яңа бланклар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән инде. ОСАГО полисларының яңа формасын чыгарган вакытта акча купюрасы җитештергәндәге кебек саклык механизмнары файдаланылган. http://intertat.ru/
-
Лениногорскида мини-футбол буенча шәһәр чемпионаты узды.
Үткән ялларда мини-футбол буенча Лениногорск шәһәре чемпионаты узды. Анда 16 яшьләр командасы катнашты. Нәтиҗәдә, Икенче лигада I урын "Ремонтник" командасында, II урында - "Триумф", III урында - "Атлетико" командалары яулады. Премьер-лигада урыннарны түбәндәге командалар бүлеште: I - "Ветеран", II - "Штурм", III - "УДМС". Марат Әхмәтҗанов, Лениногорск шәһәре Футбол федерациясе...
-
Конкурсыбызга тагын бер катнашучы кушылды
Конкурсыбызга Данияр Мөдәрисов кушылды Сайтыбызда башланып киткән "Көзге муллык" конкурсына Данияр Мөдәрисов кушылды. Ул Самара өлкәсе Денис авылында яшәүче әбисенә быел яшелчәләр үстерергә булышкан. Менә аның кабаклары Сездән дә конкурста катнашырга үз уңышларыгыз белән фотоларыгызны салыгыз! ВКонтактедагы страничкабызга, яисә конкурска дип билгеләп, эл/почтага - zaman5@yandex.ru адресына җибәрегез. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!
-
Татарстанда 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән
Узган шимбәдә 13 яшьлек малайны поезд бәрдергән. Әлеге хәл Горький тимерьюлының 940нчы километрында "Нократ аланы" тукталышыннан ерак түгел булган. Поезд машинисты малайны күргәннән соң, тизлеген киметеп, бик каты сигнал биргән, очраклы үтеп баручылар да поезд якынлашуы турында кычкырып караганнар, тик малай баруын дәвам иткән. Нәтиҗәдә, поезд малайны бәрдергән, һәм ул,...
-
2017 ел: эшләүче пенсионерлар пенсиясез кала?
Хөкүмәттә пенсионерларның билгеле бер категорияләренә 2017 елда пенсия түләүне туктату турында сүз бара. "Ведомости" (кайбер федераль түрәләргә сылтама белән) РФ властьларының хәзерге вакытта Финанс министрлыгының кайбер пенсионерларга пенсия түләүне туктату турындагы тәкъдимен тикшерүе турында яза. Бу - еллык керемнәре 500 меңнән яки 1 млн нан артып киткән пенсионерларга кагылырга мөмкин...
-
Урдалыда кишер уңган (фотолар)
- Быел безнен бакчада кишер бик уңды. Балалар белән жыеп,кышкы саклауга куйдык. Фотоларда: берсе узем, икенчесендә оныкларыбыз Диләрә белән Адилә. Алар да кишер жыюда булыштылар, - дип хәбәр итә Урдалы авылыннан Әлфинур Галимова "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасында.
-
Лениногорскилы алдарга 127 меңен биргән
Шушы көннәрдә берничә кешегә алдап шалтыратып, акча күчертергә тырышып караганнар. Күпчелек кеше үзен дөрес тоткан, алдар сүзенә ышанмаган. Шулай да 1930 елгы пенсионерны алдый алганнар, ул алар кулына 127 мең акчасын тоттырган. Шикле кешеләр шалтыратса, ышанмагыз, баштан тикшерегез, дип кисәтә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шалтыратып хәбәр итү өчен телефон: 02.
-
Кечкенә Тимур дәваланырга Германиягә китте
Кеше кайгысына битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәме белән кирәкле сумма җыелды, бүген Динекаевлар Германия клиникасына китте. Исегезгә төшерәбез: Лениногорскида яшәүче, әле ике яше дә тулмаган кечкенә Тимурның башында табиблар яман шеш таба. Бары тик Германиянең бер клиникасы гына аны дәваларга алынуын, моның өчен биш миллион сумнан артык акча кирәк булуын...
-
Чүптән - электр
Бу ел азагына кадәр Татарстан башкаласына чүп яндыру заводы төзү өчен акча бүленергә тиеш. План буенча әлеге завод чүп яндыру хисабына электр энергиясе җитештерәчәк. http://shahrichalli.ru/
-
Лениногорскида әбиләр чуагы тагын бер көн дәвам итә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 сентябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән яңгыр явачак. Көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда 13-18 градус җылы.
-
Төркиягә – Россия паспорты белән
Төркиягә россиялеләрне Россия эчке паспорты белән кертү мөмкинлеге карала, дип хәбәр итә INTERFAX.RU Анталия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Давыт Четинның Россия журналистлары белән очрашуда әйткән сүзләренә сылтама белән. "Без россиялеләрнең барысында да Төркиягә ял итәргә бару өчен кирәк булган чит ил паспортлары бардыр дип уйламыйбыз. Бигрәк тә Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек...
-
"Көзге муллык" бәйгесенә Урдалыдан Әлфинур апа кушыла
Сайтыбызда узган атнада башлап җибәргән бәйге дәвам итә. Яңа катнашучыбыз да бар: ул - Урдалы авылыннан Әлфинур Галимова, кишер уңышы белән Сездән дә конкурста катнашу өчен фотолар көтәбез. ВКонтактедагы страничкабызга, яисә конкурска дип билгеләп, эл/почтага - zaman5@yandex.ru адресына салыгыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә!