26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Вәсилә Фәттахованың ире: «Һәйкәлне хәйрия концертларыннан җыелган акчага ясаттым»
Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага һәйкәл куелды. Бу хакта Intertat.ru хәбәрчесенә Вәсиләнең ире Илгиз Габдерәкыйпов хәбәр иткән. - Һәйкәлнең проект һәм идея авторы - үзем. Бу эшне башка кешегә тапшырмадым, чөнки мин үзем дә белемем буенча төзүче. Һәйкәлне Вәсиләнең истәлегенә багышлап үткәрелгән хәйрия концертларыннан...
-
Лениногорскида җылылык сезоны башланды
Бүген, 26 сентябрь көнне, шәһәрдә кайбер фатирларда җылылык бирә башладылар. Бу турыдагы карарны район башкарма комитеты җитәкчесе имзалады, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Әлегә радиаторларга су тутыру эше бара. Шунлыктан фатир хуҗаларына игътибарлы булырга киңәш ителә. Краннар ябык булырга тиеш.
-
Лениногорскида җиңел атлетика ярышлары узды (фото)
23 сентярбьдә шәһәрнең "Яшьлек" стадионында җиңел атлетика ярышлары узды. Анда Лениногорск оешмалары спорт командалары катнашты. Барлыгы 150 якын җиңел атлетиканы үз итүче килгән иде. Нәтиҗәдә беренче урынны "Лениногорскнефть" идарәсе командасы яулады. Икенче урынга "ЛТС", өченче - "Витязь" командалары булды. Фотолар: "УДМС и Т"
-
Татарстанда куркыныч үлем: 17 яшьлек үсмерне коткара алмаганнар
Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында 17 яшьлек үсмер егетнең үлеме уңаеннан тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 24 сентябрь кичендә үсмер егет бассейнда йөзгән һәм су астына киткән. Бу хәлне инструктор күреп алган, шуннан соң егетне...
-
Беренче татар яшьләре җыены. 11 гимназия, Лениногорск-2017
-
Эш эзләүче лениногорскилылар игътибарына
Эш урыннары ярминкәсе үтәчәк. 28 сентябрьдә сәгать 10.00 да Лениногорск политехник колледжы базасында ( Гагарин урамы, 31нче йорт) эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәгә шәһәр һәм район предприятиеләренең кадрлар бүлеге җитәкчеләре чакырылган. Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 300 эшкә вакансия бар. Сез алар белән таныша, эш бирүчеләр белән очрашып сөйләшә алачаксыз. Консультация...
-
Котырган эт сабыйга ташланган
Көн саен вәхшилек күзгә күренеп арткан дөньяда ялгызың саф һавада йөреп керергә дә куркып торасың. Буа төбәгендә дә аянычлы хәл күзәтелгән. Ял көнендә көндезге вакытта 8 яшьлек сабый ата-анасының рөхсәте белән авыл урамы буйлап велосипедта йөрергә чыккан. Көтмәгәндә аңа борынчыгы булмаган эт ташланган. Билгеле булганча, аның хуҗасы якында гына булган...
-
Бәйгебезгә Әлфинур апа Галимова кушылды (фото)
- Без чит илләргә ял итәргә барып йөри алмыйбыз инде. Быел иң истә калганы: бөтен гаиләбез белән табигать кочагында рәхәтләнеп ял иту булды дисәм, ялгыш булмас. Бөтен балаң да янда булганда бик рәхәт инде ул, - Әлфинур апа. Дуслар, сез дә бәйгебезгә кушылыгыз! Фотолар "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына кабул ителә....
-
Лениногорскида игелеклелек атнасы старт алды
Республикада, шул исәптән безнең муниципаль районда игелеклелек атнасы старт алды. Ул социаль мәсьәләләрне хәл иткәндә иреклелек һәм халыкның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Акция барышында битараф булмаган, актив лениногорскилылар мохтаҗларга кулларыннан килгәнчә, ярдәм итәр, дип өметләнеп калабыз. 2 октябрьдә нәтиҗә ясалачак.
-
Татарстанның бер мәктәбендә илкүләм җәнҗал чыккан
Кукмара районы мәктәбендә, балаларны ашханәдә тукландыру өчен, әти-әниләрдән мәҗбүри бәрәңге җыйганнар. Бу хакта хәтта илкүләм ришвәтчелеккә каршы көрәшү оешмасының "кайнар элемтә"сенә үк хәбәр иткәннәр. Әлеге гаугадан соң, мәктәп директоры эштән киткән, дигән хәбәрләр дә ишетелде. Балалар авызына керәсе бәрәңге ник тавыш чыгарган? 160 түгел, 16 гына... - Кукмара районы прокуратурасы...
-
Тарифларда роуминг төшенчәсе юкка чыгарыла?
Россия Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы агымдагы ел ахырына кадәр челтәр эчендәге роумингны бетерү буенча норматив актлар кабул ителүенә өметләнә. Ә 2018 ел башына бу төшенчә тарифлардан юкка чыгачак, дип хәбәр итте журналистларга министр Николай Никифоров. Монополиягә каршы федераль хезмәт башлыгы Игорь Артемьев барлык операторлар да ел азагына кадәр роумингны...
-
Бүген кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көн дәвамында төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исүе фаразлана. Кыска вакытлы яңгырлар да булачак. Көндезге һава температурасы Татарстанда - +6..+11 градус булыр, дип көтелә. http://tatar-inform.tatar