26 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорскида тагын бер кешене алдаганнар
Бу юлы 1931 елгы олы яшьтәге бер ханым мошенникларга 5 мең сум акчасын балконнан ташлый. Астан берәү акча сорап кычкыра. "Аның тавышы улымныкына шулкадәр охшаган", иде ди ул хокук сакчыларына. Биш мең сум акчасын ташлаганнан соң гына килененә шалтырата һәм алдануын аңлый. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
-
“Бердәм Россия” партиясе Лениногорск җирле бүлекчәсенең XXI конференциясе үтте
Үткән атнада Мәгариф йортында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Лениногорск җирле бүлекчәсенең XXI отчет-сайлау конференциясе узды. Биредә шәһәр һәм район депутатлары, делегатлар, авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. төп мәсьәлә булып "Бердәм Россия" партиясе Лениногорск җирле бүлекчәсенең 2011 елның апреленнән алып шушы елның ноябрь аралыгы чорында башкарылган эшләре һәм җирле бүлекчәгә...
-
Тулаем алганда, зур һәм уңай эш башкарылган, ул безнең кешеләргә карата мөнәсәбәтебезне күрсәтә - Р.Миңнеханов
ТР Хөкүмәте киләсе елга торак йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, авыл клублары һәм ФАП төзелеше программасын раслады. 2012 нче елга планлаштырылган ТРда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча эшләр төп программа кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә тулысынча башкарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры...