Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тулаем алганда, зур һәм уңай эш башкарылган, ул безнең кешеләргә карата мөнәсәбәтебезне күрсәтә - Р.Миңнеханов

ТР Хөкүмәте киләсе елга торак йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, авыл клублары һәм ФАП төзелеше программасын раслады. 2012 нче елга планлаштырылган ТРда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча эшләр төп программа кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә тулысынча башкарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры...

ТР Хөкүмәте киләсе елга торак йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт ясау, авыл клублары һәм ФАП төзелеше программасын раслады.


2012 нче елга планлаштырылган ТРда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча эшләр төп программа кысаларында барлык муниципаль берәмлекләрдә тулысынча башкарылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, 884 йортта капиаль ремонт тәмамланган, дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 882 объектны кабул итү актына кул куелган. Өстәмә программа нигезендә 65 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла.
2013 нче елда капиталь ремонт ясарга тиешле күпфатирлы йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 881 йорт кергән. Планлаштырылган эшләрнең гомуми бәясе - 4,35 миллиард сум.
И.Фәйзуллин сүзләренчә, 2012 нче ел прогаммасы кысаларында мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча барлык эшләр диярлек тәмамланган.
2013 нче елга ТР Хөкүмәте карары нигезендә капиталь ремонт ясалырга тиешле мәктәпләр исемлеге расланган. Аңа 162 гомумбелем бирү мәктәбе һәм 7 коррекцион мәктәп керә.
ФАПлар төзелешенә килгәндә, миистр сүзләренчә, барлык 72 фундамент ремонтланган, 49 модульле ФАП сафка бастырылган. 2013 нче ел программасы 75 яңа ФАП төзелешен һәм 300 ФАПны ремонтлауны күзалдында тота.
Шулай ук ТРда 25 авыл клубын төзү планлаштырыла.
"Тулаем алганда, зур һәм уңай эш башкарылган, ул безнең кешеләргә карата мөнәсәбәтебезне күрсәтә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул киләсе елда төзелеш эшләрен тизрәк башлау өчен, 2013 нче елга төзелергә һәм капиталь төзекләндерелергә тиешле объектларны билгеләү белән ашыгырга чакырды. "Сентябрьда яки октябрьда тәмамлау өчен, инде апрельдән башларга кирәк. Төзүчеләр өчен программа шундый булырга тиеш. Калган вакыт эчендә әзерлек эше башкарылырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция