26 декабрь 2015 яңалыклары
-
Лениногорскида Үзәк чыршы ачылды (фотолар)
Бүген "Юбилейный" паркында Үзәк чыршыны ачу тантанасы үтте. Яңе ел мәйданчыгында чыршы матур утлары белән янып тора. Кардан фигуралар ясап куйганнар. Балалар өчен качельләр дә бар. Ясалган таудан бала-чага чана белән шуа. Боздан ясалган лабиринт эчендә балалар мәш килә. Паркта утлар бизәлеше дә матур. Лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады....
-
Лениногорскилы туризм буенча җиңде
Республиканың "21 гасыр туризмы" конкурсы җиңүчеләре арасында лениногорскилы да бар. Ул - шәхси эшмәкәр, шәһәрдәге "Гора" туризм станциясе җитәкчесе Руслан Гыйматдинов. Күптән түгел ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашты, алар арйонда туризм үсеше мәсьәләләре турында сөйләште.
-
"Алдакчы" Кыш бабай белән Кар кызы йөри икән, сак булыгыз
Балтач районы авылларында Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән кешеләр өйләргә кереп, бүләк сатып йөргән. Аларның кемнәр булуын танучы булмаган. Килеп ирешкән хәбәрләр буенча, алар күпкатлы йортларга кереп, үзләрен "Без социаль яклау бүлегеннән, пенсия Фонды идарәсеннән", дип таныштырганнар. Кыш бабайның зур гына капчыгында берничә төрле бәядә тутырылган әзер бүләкләр...
-
Татарстанлылар үзебезнең машинаны сайлый
Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча республикада LADA автомобильләре иң сатыла торган машиналар булып танылган. Гыйнвар-ноябрь айларында Татарстанда барлыгы 3,3 мең LADA сатылган, икенче урында - KIA маркасы (3,1 мең), өченчедә - Renault (2,1 мең). Ә Казанда иң популяр модель KIA Rio икән, башкала халкы унбер ай эчендә шундый 2.2...