Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Алдакчы" Кыш бабай белән Кар кызы йөри икән, сак булыгыз

Балтач районы авылларында Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән кешеләр өйләргә кереп, бүләк сатып йөргән. Аларның кемнәр булуын танучы булмаган. Килеп ирешкән хәбәрләр буенча, алар күпкатлы йортларга кереп, үзләрен "Без социаль яклау бүлегеннән, пенсия Фонды идарәсеннән", дип таныштырганнар. Кыш бабайның зур гына капчыгында берничә төрле бәядә тутырылган әзер бүләкләр...

Балтач районы авылларында Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән кешеләр өйләргә кереп, бүләк сатып йөргән. Аларның кемнәр булуын танучы булмаган.


Килеп ирешкән хәбәрләр буенча, алар күпкатлы йортларга кереп, үзләрен "Без социаль яклау бүлегеннән, пенсия Фонды идарәсеннән", дип таныштырганнар. Кыш бабайның зур гына капчыгында берничә төрле бәядә тутырылган әзер бүләкләр булган. Тик Кыш бабай бүләкләрне бушка бирмәгән, аларны сатып алырга кирәк икән...

Көндезге сәгатьләрдә өйләргә һәм фатирларга кереп, бүләк сатып йөрүләрен кабул итеп бетереп булмый. Ул бүләкләрнең эчендә ни булмас: сыйфатсыз товар, ә бәлки ... Халыкта шунысы шик тудырган.

Бәлки Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәм төсмере тудырып, кешеләрнең күңелләрен күрер өчен киенеп йөрүче егет белән кыз гынадыр. Тик хәвеф-хәтәр чыгып торган, террорчылык белән бәйле вакыйгалар арткан көннәрдә бүләк сатып йөрүче Кыш бабай шик тудыра, дип хәбәр итә "Хезмәт" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев