27 февраль 2020 яңалыклары
-
Татарстан блогерлары хастаханәдә карантинда ятучы пациентларга күчтәнәчләр алып килде
Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез кеше Йогышлы авырулар хастаханәсендә ята. Аларга татар блогерлары милли ризыклар алып килделәр.
-
Авылда яшәп өченче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум түләячәкләр
Татарстанда авылда өченче һәм аннан соңгы балалары туган өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
-
Лениногорскида Май чабачаклар
Масленица хөрмәтенә халык күңел ачулары була. Якшәмбе - 1 мартта "Юбилейный" паркында 11.00 сәгатьтә бәйрәм узачак.
-
Укытучының дәрәҗәсен кем төшерде?
Баласы укытучыны мыскыл иткән өчен – 5 мең сум штраф. Киләчәктә әти-әниләрне әнә шундый «күчтәнәч» көтмәгәе. Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге педагогларны яклау өчен әнә шундый катгый закон проекты әзерләгән. Яңалык мәктәпләрдә тәртип урнаштырырга ярдәм итәрме?
-
Яңа төр бетон уйлап табылган
Яңа составлы бетон ярдәмендә дымлы һәм -50 градус салкынлыктагы климат шартларында да төзелеш эшләре алып барып булачак. Мондый материалдан төзелгән биналарга илле ел дәвамында капиталь ремонт та таләп ителми.
-
Иске Шөгердә гаилә бәйрәме узачак
Иске Шөгер мәдәният йортында "Минем гаиләм - минем горурлыгым" дигән кичә узачак.
-
Казан хастаханәсендәге пациентлардан коронавирус таралу ихтималын кире кактылар
Diamond Princess лайнерыннан Казанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә эвакуацияләнгән сигез кешенең өчесендә Covid-19 коронавирусы ачыкланган.
-
Согуд Гарәбстаны хаҗ кылу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты
Согуд Гарәбстаны Хөкүмәте Мәккәдә кече хаҗ кылу һәм Мәдинәдәге Пәйгамбәр мәчете белән танышу нияте белән илгә керүне вакытлыча туктатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы белдерүенә сылтама белән хәбәр итә.
-
Мичурин балалар бакчасы нәниләре җимлекләрне тутырып тора (фотолар)
Мичурин авылы балалар бакчсында "Һәркемнән берәр бөртек" исем белән экологик акция узды. Аның кысаларында әти-әниләр һәм балалар кошлар өчен төрле-төрле азык – тары, карабодай ярмалары, көнбагыш, кабак төшләре, печенье, сохари һәм башкаларны алып килделәр. Бергәләп җимлекләрне агачларга урнаштырдылар.
-
Хөрмәле салат рецепты
Беренче тапкыр бу салатны бер хәләл-кафеда күргән идем. Ашап карагач, ничек тә рецептын табып, өйдә ясап карарга кирәк, дип уйладым. Таптым, сезнең белән дә бүлешәм, тәмле килеп чыгармы икән?
-
Шөгердә яшәүче ир-атка карата дәүләт гаепләве расланды
Лениногорск прокуратурасы Шөгер авылында яшәүче, моңа кадәр хөкемгә тартылмаган 58 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен раслады. Әлеге зат РФ Җинаять кодексының 228нче маддәсенең 1 нче часте буенча җинаять кылуда гаепләнгән.
-
Яңа коронавирустан икътисади югалтуларны 100 млрд доллардан артык бәялиләр
Яңа коронавирустан икътисади югалтулар инде йөз миллиард доллардан артык бәяләнә. Эпидемия нәтиҗәләренә каршы көрәш алымнары турында Петербург халыкара икътисади форумында фикер алышачаклар. Бу хакта Росконгресс фонды хәбәр итә.