Мичурин балалар бакчасы нәниләре җимлекләрне тутырып тора (фотолар)
Мичурин авылы балалар бакчсында "Һәркемнән берәр бөртек" исем белән экологик акция узды. Аның кысаларында әти-әниләр һәм балалар кошлар өчен төрле-төрле азык – тары, карабодай ярмалары, көнбагыш, кабак төшләре, печенье, сохари һәм башкаларны алып килделәр. Бергәләп җимлекләрне агачларга урнаштырдылар.
Балалар акциядә катнашу белән генә чикләнмиләр. Кошларга карата игътибар һәрдаим күрсәтелә. Көн саен алар “Кошлар ашханәсендә” кизү торалар, җимлекләрне рәтлиләр, чистарталар, нәни дусларга ашарга салалар. Тирә-яктан җыелып килгән кошларга карап, балалар бик куана. Алар артыннан күзәтеп, шуна игътибар иткәннәр: бер үк урында, бер үк вакытта җимлекләрне тулыландыруга кошлар инде ияләшеп тә беткән, бер өйрәнгән урыннарына төгәл сәгате белән килеп тә җитәләр.
Сания Вахитова
тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев