27 март 2020 яңалыклары
-
Коронавирус аркасында БДИ тапшыру көннәре соңрак вакытка күчерелә
Россиядә коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм Төп дәүләт имтиханы (ТДИ) тапшыру сроклары күчерелде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
Лениногорскида кальян тартуга тыю керттеләр
Лениногорск районы башлыгы вазифаларын башкаручының 2020 елның 19 мартындагы 50 номерлы боерыгы нигезендә, барлык биналарда вирус инфекцияләре таралу чыганакларының берсе буларак, кальян куллану һәм Лениногорск муниципаль районы территориясендә урнашкан төнге күңел ачу биналары эшенә вакытлыча чикләүләр кертелә.
-
Марат Әхмәтов Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе бай яшәргә хокуклы
Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрдә хезмәт кешесенә карата хөрмәт, хезмәткә түләүнең билгеләнгән тәртибе һәм ел саен пенсияләрне индексацияләү турында әйтелә. Болар халыкның көнкүрешендә уңай чагылыш табачак.
-
Татарстанга Испаниядән коронавирус йоктырып кайткан кеше хастаханәдә ята
Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның тагын бер очрагы теркәлгән. Инфекция йоктырган кеше Россиягә Испаниядән килгән.
-
Театр һәм музейларның онлайн-проектларын Татарстан Президенты хуплады
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан театрлары һәм музейларының онлайн-проектларын хуплады. Бу хакта ул үзенең Instagram битендә хәбәр итте.
-
Татарстанда өч автомобиль бәрелешкән, ике кеше үлгән
Татарстан трассасында өч автомобиль бәрелешкән вакытта ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
-
Лениногорскида өй карантинында утыручылар шактый
"Әле нибары өч ай элек без COVID-19 коронавирусы турында бер нәрсә дә белми идек. Ләкин бүгенге вакытта әлеге авыру аркасында бик күп планнарны үзгәртергә туры килде", - ди Роспотребнадзор территориаль идарәсенең Лениногорск районы бүлеге баш белгеч-эксперты Илдар Мөхәмәтшин.
-
Туган якны өйрәнү музее онлайн форматта бәйге үткәрә
Лениногорскиның туган якны өйрәнү музее, шәһәр юбилеена багышлап, «Музей – яшьләр территориясе» дип исемләнгән бәйге уздыра. Анда шәһәр һәм район укучылары, студентлар катнаша ала. Бу юлы бәйге онлайн рәвештә узачак.
-
Якташ артистыбыз Раил Шәмсуаров атказанган артист булды
Раил Шәмсуаровка театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән.
-
Лениногорскилылар өчен коронавирус пандемиясе белән бәйле "кайнар линия" телефоннары
Лениногорскида ялгыз өлкәннәргә ярдәм оештыру өчен, волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре формалаштырылган. Өлкән яшьтәге гражданнар өчен туклану һәм дару чараларын китерү буенча «кайнар линия» эшли. Телефоннар номеры: 8 (85595) 5-24-48, 5-16-14.
-
Урланган кызын 23 елдан соң тапкан
Тольяттида яшәүче Ольга Синельникова 23 елдан соң үзенең урланган кызын күрү бәхетенә ирешкән. Фаҗига 1996 елда булган. 3 октябрь көнне яшь әни 2 айлык баласы белән кибеткә дип чыга. Коляскада йоклаган нәни Машаны кибет алдында калдырып тора. Кибеттән чыгуына сабый белән коляска калдырган урында булмый.
-
Роберт Миңнуллин вафат
Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин хәбәр итте.