Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруның тагын бер очрагы теркәлгән. Инфекция йоктырган кеше Россиягә Испаниядән килгән.
Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Әлеге пассажир Россиягә — Испаниядән, ә Казанга Мәскәү аша килгән. Хәзер ул хастаханәдә. Хәле канәгатьләнерлек. Югары температура күзәтелми», — диде Галимова.
Татарстанда коронавирус йоктырган кешеләрнең саны 11гә җитте.
Нет комментариев