27 май 2013 яңалыклары
-
Лениногорскида– Аграр министр
Лениногорскига Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде. Иң элек район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, район кырларының торышын күзәткәннәр. Аннары Ялтау авылы территориясендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты. Аграр министр катнашучыларны авыл хуҗалыгындагы яңалыклар белән таныштырды. Былтыр җәй айларында бер...
-
Лениногорскиның бер авылында йорт янган
Спиридоновка авылында гомуми мәйданы 35 квадрат метр булган шәхси йорт янган. 66нчы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, янгын йорт хуҗасы - беркайда да эшләмәүче 1966 елгы ир-атның ут белән саксыз эш итүе аркасында чыккан. Аның нәтиҗәсендә, йортның түбәсе тулысы белән янып беткән. Янгында башка зыян күрүчеләр юк.