Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида– Аграр министр

Лениногорскига Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде. Иң элек район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, район кырларының торышын күзәткәннәр. Аннары Ялтау авылы территориясендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты. Аграр министр катнашучыларны авыл хуҗалыгындагы яңалыклар белән таныштырды. Былтыр җәй айларында бер...

Лениногорскига Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшлекле визит белән килде.

Иң элек район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән вертолетка утырып, район кырларының торышын күзәткәннәр. Аннары Ялтау авылы территориясендәге кырда хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты.

Аграр министр катнашучыларны авыл хуҗалыгындагы яңалыклар белән таныштырды.

Былтыр җәй айларында бер баш сыерга 680 сум исәбеннән акча түләнсә, быел хөкүмәт бераз киметкән, ул-500 сум булачак. Июнь аеннан башлап, дүрт ай буена аграр предприятиеләр һәм шәхси хуҗалыктагы сыерларга түләнәчәк ,дип белдерде Марат Әхмәтов.

Эшкәртелгән чәчүлек мәйданнары өчен дә Россия бюджетыннан өстәмә субсидия булыр дип көтелә. Шулай ук сөт өчен өстәмә акча каралырга тиеш икән.

Марат Готович техника алу буенча яңа программа төзелүен әйтте. Димәк, киләчәктә хуҗалыклар техника базасын яңартырга исәп тота ала.

Соңыннан Марат Әхмәтов Ялтаудагы дуңгызчылык комплексы эше белән танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр