27 июль 2017 яңалыклары
-
ХӘНИЯ ФӘРХИ СОҢГЫ ИНТЕРВЬЮСЫН "ТАТАР-ИНФОРМ"ГА БИРДЕ
Бүген 12.14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште. Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, "гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим", - диде ул. Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. "Мәскәүдәге апам сукырайды, янына...
-
Хәния Фәрхи Казанда җирләнәчәк
Бу хакта "Татар-информ"га җырчының хәләл җефете Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 29 июль көнне Казанда җирләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га җырчының хәләл җефете Габделхәй Биктаһиров хәбәр итте. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи бүген, 27 июльдә, йөрәге тоту сәбәпле, туган ягында - Башкортстанның Тәтешле районында вафат...
-
ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ ЮЛДА ЙӨРӘГЕ ТОТКАН
Хәния Фәрхинең үлемен баянчысы Илнур Саттаров раслады. Хәния Фәрхи Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта үлгән. Юлда барганда аны йөрәге тоткан дип хәбәр итә Илнур Саттаров. Хәзерге вакытта ул сырхауханәдә. Хәния Фәрхи бүген 12дә "Интертат" газетасы өчен интервью биргән иде. Ул Башкортстанда әнисендә кунакта булуын, журналист Фирүзә белән сөйләшеп утыруын әйтте. "Интервью...
-
Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат
Бу хәбәрне Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи вафат булган. Бу хакта Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин раслады. Хәния Фәрхи (Хәния Фәрхлислам кызы Биктаһирова (Халидуллина) - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган. Хәния Фәрхинең репертуарында...
-
Синоптиклар иртәгә кыска вакытлы көчәючән җил һәм яшенле яңгыр көтелүен кисәтә
Җил - көньяк-көнбатыштан, ул секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында хәбәр таратты. Иртәгә, 28 июльдә, иртән, көндез һәм кичен республикада урыны белән көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән кыска вакытлы җил белән яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә Татарстан...
-
Лениногорскилыны суд аша дәваланырга җибәргәннәр
Лениногорск прокуратурасы туберкулезның йогышлы төре белән авыручыны суд аша хастаханәгә дәваланырга җибәрүгә ирешкән. Лениногорскилы әлеге авыруның йогышлы төре бәлән чирләгән һәм бу турыда белә торып, дәваланудан баш тарткан. Шуннан соң прокуратура авыруны Лениногорск туберкулезга каршы диспансерында мәҗбүри дәвалау кирәклеге турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать иткән. Аларның таләбе канәгатьләндерелгән, хәзер авыру...
-
Татарстанда «Парклар һәм скверлар» программасы буенча 68 парк мәйданы тәртипкә китереләчәк
В Татарстане на благоустройство общественных пространств выделили 3 млрд рублей. Об этом заявил за круглым столом в Казани начальник Управления эксплуатации и реализации программ ЖКХ Минстроя РТ Ильдус Насыров, сообщает издание «События». В рамках масштабной программы число благоустроенных парков и скверов увеличится с 57 до 68. В программу включено еще...
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә балалар өчен "Сәлам-2017-җәй" лагере эшләде (фотолар)
Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә июль ае дәвамында балалар өчен "Сәлам-2017-җәй" дини-мәдәни-сәламәтләндерү лагере эшләде. Анда алтмышлап бала ял итте. Лагерьда балалар ислам дине нигезләре, татар халкының мәдәнияте белән танышты. Шул ук вакытта бер-береңә мәрхәмәтлелек, дуслык, хөрмәтләү кебек сыйфатлар да тәрбияләнде. Балалар саф һавада спорт уеннары уйнады, алты тапкыр тәмле итеп ашады. Кыз...
-
"Лениногорский" санаторие алтын медаль белән бүләкләнде
Уфада узган "Здравница - 2017" Бөтенроссия форумында "Татнефть" җәмгыяте карамагындагы шифаханәләр алтын-көмеш медальләргә ия булды, дип хәбәр иттеләр нефть компаниясе матбугат хезмәтеннән. Безнең шәһәрдәге "Лениногорский" санаторий-профилакторий "Иң яхшы фитнес һәм велнесс-технологияләр" номинациясендә алтын медальгә лаек булды. Котлыйбыз!
-
Тагын һәлакәт:йөк машинасына ут капкан [+ФОТОЛАР]
Татарстанның Баулы районында М5 трассасында таш төяп кайтып киллгән зур йөк машинасына ут капкан. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. Кичә кич бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә М5 трассасының 1263нче километрында "Рено" фурасына ут кабуы турында хәбәр алынган....
-
Кура җиләге аспиринны алыштыра ала
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга...
-
Лениногорскида 27 июль - 2 август аралыгында күрсәтеләчәк фильмнар афишасы
-
Лениногорскилылар, магнит давыллары көтелә
29 июльдә көчле булмаган магнит давылы күзәтелергә мөмкин дип кисәтә белгечләр. Мондый төр магнит давылы нерв системасы белән проблемалары булган кешеләрдә аеруча чагылырга мөмкин. Аерым алганда, алар тагын да ярсучан була. Шуңа күрә өч көн алдан һәм 29 июльдә тынычландыра торган дарулар, мелисса белән чәй эчү файдалы булачак. http://shahrikazan.com
-
Бүген явым-төшем көтелми
Көндез температура +23...+28º градус булачак. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген республика районнарында алмашынучан болытлы һава булачак, дип белдерә. Көндез районнарда иң югары температура дәрәҗәсе +23...+28 º булыр дип көтелә. Төнлә һаваның иң түбән температурасы +14..+16º тирәсе булачак. http://tatar-inform.tatar
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар!