Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә июль ае дәвамында балалар өчен "Сәлам-2017-җәй" дини-мәдәни-сәламәтләндерү лагере эшләде. Анда алтмышлап бала ял итте. Лагерьда балалар ислам дине нигезләре, татар халкының мәдәнияте белән танышты. Шул ук вакытта бер-береңә мәрхәмәтлелек, дуслык, хөрмәтләү кебек сыйфатлар да тәрбияләнде. Балалар саф һавада спорт уеннары уйнады, алты тапкыр тәмле итеп ашады. Кыз...
Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә июль ае дәвамында балалар өчен "Сәлам-2017-җәй" дини-мәдәни-сәламәтләндерү лагере эшләде.
Анда алтмышлап бала ял итте. Лагерьда балалар ислам дине нигезләре, татар халкының мәдәнияте белән танышты. Шул ук вакытта бер-береңә мәрхәмәтлелек, дуслык, хөрмәтләү кебек сыйфатлар да тәрбияләнде.

Балалар саф һавада спорт уеннары уйнады, алты тапкыр тәмле итеп ашады. Кыз һәм малайларның интеллектуаль үсеше өчен төрле мастер-класслар узды. Әлмәткә барып, үзәк паркта аттракционнарда йөрү, 3D кинотеатрында мультфильм карау - алар өчен зур шатлык, сөенеч булды.


Лагерьдан балалар приз һәм бүләксез китмәде.


Лениногорск шәһәре мөхтәсибәте
Нет комментариев