27 август 2017 яңалыклары
-
Шотландиядә яшәүче берәү тавыкларына жилетлар кигерткән
Шотландиядә зур булмаган бер отель тотучы хатынның берничә тавыгы бар. Гадәттә, тавыклар бакчада гына йөрергә ярата. Ләкин берничәсе, ераккарак китеп, хәтта машина юлына да чыккалый икән. Авантюризм рухлы бу тавыклар өчен хуҗабикә бик кызыклы нәрсә уйлап тапкан: аларга яктылык чагылдыручы алсу жилетлар кидергән. Бу жилетлар көндез дә, төнлә дә яхшы...
-
Лениногорск Ротондасы ремонттан соң тиздән ачылачак
Шәһәрдә Ротонданы төзекләндерү, ремонтлау эше җәй буе барды. Кыш айларында сүтә башлаганнар иде инде. Ул элеккеге кыяфәтен саклап калды. Яңартылган килеш без аны тиздән күрәчәкбез, 30 августта ачылырга тиеш. vk.com/lenjournal фотолары
-
Банклар 2017 елда ипотека буенча уртача процент ставкасының түбәнәюен фаразлый
Саклык банкы илдә ипотека кредиты базарында әйдәп баручы банклардан санала. Россия банклары агымдагы ел ахырына ипотека ставкаларына бәйле фаразлары белән уртаклашты - ул еллык 10 проценттан түбән төшәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Саклык банкы илдә ипотека кредиты базарында әйдәп баручы банклардан санала, ипотека базарының яртысыннан күбрәге (триллион сумнан...
-
Элвин Грей Вәсилә Фәттахованың "ТУГАН ЯК" җырын башкармаячак
Җырчы сөйләвенчә, халык, әлеге җырны Радик Юльякшин җырлаячак дигән хәбәрне төрлечә кабул иткән. Социаль челтәрләрдә дә бу уңайдан кызу бәхәсләр чыккан. Бу хакта, БСТ каналы хәбәр итә. Кайсыберләре "Туган як" җырын башка артислар җырлауга каршы булса, кемдер бу җырга яңа тормыш бирергә кирәк, дигән фикердә. Искәртеп үтәбез, быел, яз көне,...
-
Яман шешне җиңгән әлмәтленең дәвасы могҗизага тиң
Кан рагы диагнозы куйгач, табиблар Раисага гомеренең санаулы көннәре генә калуын ачыктан-ачык әйтә. Әмма бу көннән соң 40 ел узган инде. Ул чорда табиблар операция тәкъдим итми, хастаханәгә салудан баш тарта. Нәтиҗәсе булмаячагына ишарәли алар. Туганнары да Раисаның үлемен көтеп яши башлый, ике баласын кая урнаштыру турында уйлана. - Мин...
-
Күрше район басуында тереләй бер ир-ат янып үлгән
Әлеге вакытта аның кемлеген ачыклау эшләре бара. Җәсәд суд-медицина экспертизасына җибәрелгән. 24 август көнне Кичүчат авылында "Кичүчат" КФХ будкасында ут чыга. Янгын нәтиҗәсендә будка янып бетә һәм бер ир-ат үлә. Якынча мәгълүматларга караганда, ул авыл хуҗалыгында сак хезмәтендә эшләгән. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Бу...
-
Лениногорск комбайнчысы республика конкурсантлары арасында беренче бара
Быелгы урак башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында иң яхшы эшләүче 200 комбайнчыга премия бирү турында карар кабул иткән иде. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы көн саен районнардан мәгълүмат туплый һәм нәтиҗәләрне күрсәтеп бара. Комбайнчылар нинди комбайнда эшләүләренә карап, дүрт төркемгә бүленә. Безнең районнан 25 август мәгълүматына караганда,...
-
Чаллыдагы йорт стенасына бала рәсеме ясаганнар, аны ошатмаучылар да табылган…
Чаллыдагы йорт диварына бала рәсеме ясаганнар. Әлеге сурәт 26/08 нче йортның ян диварында пәйда булган. Әлеге эшне танылган рәссамнар Марат Билалов һәм Татьяна Спиридонова башкарган, дип яза «Вести КАМАЗа». Алар шәһәрнең 43 нче комплексындагы бер йортка Җиңү Ордены сурәтен төшерүчеләр буларак та яхшы таныш. Яңа эшне башкарып чыгарга - уйнап...
-
Алма желесы
1 чиләк «Антоновка» алмасының эчен алып 1,5 литр су кушып 2 сәгать пешерәсе. Шул массаны ике кат марляга салып төнгә сөзәргә калдырасы. Килеп чыккан массага 3 кг песок салып 5-10 минут кайнатасы. Бик тәмле һәм үтә күренмәле желега әйләнә. Ризыкларыгыз тәмле һәм шифалы булсын! https://vk.com/tatarshlari
-
Яңа Шөгер авылы 100 еллыгы бәйрәм итте (фотолар)