Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск комбайнчысы республика конкурсантлары арасында беренче бара

Быелгы урак башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында иң яхшы эшләүче 200 комбайнчыга премия бирү турында карар кабул иткән иде. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы көн саен районнардан мәгълүмат туплый һәм нәтиҗәләрне күрсәтеп бара. Комбайнчылар нинди комбайнда эшләүләренә карап, дүрт төркемгә бүленә. Безнең районнан 25 август мәгълүматына караганда,...

Быелгы урак башланыр алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында иң яхшы эшләүче 200 комбайнчыга премия бирү турында карар кабул иткән иде.
Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы көн саен районнардан мәгълүмат туплый һәм нәтиҗәләрне күрсәтеп бара.
Комбайнчылар нинди комбайнда эшләүләренә карап, дүрт төркемгә бүленә. Безнең районнан 25 август мәгълүматына караганда, Азат Хәбибуллин үз төркемендә көндәшләре арасында әлегә беренче урында бара.
"Хәбибуллин Ф.З" фермерлык хуҗалыгында эшләүче Азат "Полесье КЗС-7" комбайнында урак башланганнан бирле 877 тонна бөртекле суктырган. Аңа уңышлар телибез.
Республика конкурсы 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев