27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Рәхмәт сезгә, әбиләр
Түбән Чыршылы урта мәктәбе IV сыйныф укучыларының яраткан әниләре, әбиләре турында иншалары. Минем әбием дөньядагы иң матур , иң уңган әби. Ул тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Кайчан килмә, өе һәрвакыт җыйган. Оныкларын тәрбияләргә дә булыша ул. Мине дә әни эштә чакта карап баккан. Рәйсә әбием дөньядагы иң- иң...
-
Орлыгына карап уңышы
Быел чәчелгән уҗым культуралары 2013 ел уңышының шактый өлешен тәшкил итәргә тиеш. Бу хакта "Сатурн-Урал" хуҗалыгында "Россельхозцентр" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Таһир Һадиев катнашында узган семинар-киңәшмәдә фикер алыштылар. Бирегә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, республиканың 24 районыннан авыл хуҗалыгы идарәләренең үсемлекчелек буенча консультантлары һәм "Россельхозцентр"ның районнардагы бүлекчә...
-
Егетләр кебек әле
74 яшен тутырган Альфред абый Нәбиевне эчке эшләр бүлегендә генә түгел, районыбызның һәр авылында, шәһәрнең һәр почмагында беләләр, таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Кемдер фидакарь хезмәте өчен, ә кайсылары вакытында дөрес юлга бастырганы, кешелекле булганы өчен хөрмәт итә. Альфред абый тумышы белән Юлтимердән булса да, үзен гомумиләштереп Лениногорскидан, ди. Болай әйтүнең...
-
Яшь көрәшчеләр уңышы
Зеленодольск шәһәрендә 1997-1999 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Чистай, Әлмәт, Зәй, Зеленодольск, Түбән Кама, Азнакай, Урыссу, Бөгелмә, Лениногорск көрәшчеләре бил алышты. Шәһәребезнең 3 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә быел гына йөри башлаган яшь көрәшчеләр беренче уңышлары белән сөендерергә дә өлгерде. Махамбет...
-
Афәрин, Айсылу!
Казан шәһәренең Мәскәү районы ЮХИДИ идарәсе "Болгар-FM" радиосы белән берлектә балалар белән бәйле юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча рәсем-шигырь конкурсы үткәрде. Анда 11 нче гимназиянең VII сыйныф укучысы Айсылу Галимова катнашып, II урын яулады. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Иң яшь рәссам
Яшь рәссамнар арасында узган "Семицветик" Бөтенроссия конкурсында безнекеләр дә катнашты. Анда Мәскәү, Санкт-Петербургның 272ләп белем бирү учреждениесе һәм Россиянең 54 регионы, шул исәптән Лениногорск яшь рәссамнары үз эшләрен тәкъдим иткән. Конкурс нәтиҗәләре буенча, шәһәребезнең 25нче балалар бакчасы шәкерте Регина Вахитова II урынга лаек булды.
-
Кырларда соңгы эшләр
Бүгенге көндә район кырларында 181 гектар мәйданнан 3 мең 448 тонна бәрәңге уңышы җыеп алынган. Шикәр чөгендере 908 гектардан (планда - 2 мең 240 гектар) 27 мең 58 тонна җыелган. Шулай ук туфрак эшкәртү дә дәвам итә. Ул 43 мең 200 гектар мәйданда башкарылган. Биредә 28 агрегат эшли.
-
Көз муллыгы шатлык булып, балкый безнең йөзләрдә
Мөэмин-Каратай пенсионерлары үзләренә күрсәтелгән хөрмәт һәм ярдәм өчен авылдашлары Мөкътәсим әфәнде Мәмәтовкә бик рәхмәтлеләр. Нинди ярдәм дисезме? Тыңлагыз, укыгыз, үрнәк алыгыз! Безнең авылдашыбыз «Мәмәтов» фермер хуҗалыгы оештырып, авыл тирәсендәге чәчү җирләрен чүптән арындырды, төрле бөртекле культуралар чәчте. Аллага шөкер, иген уңышы да елына карата начар булмады. Урып-җыю чорында амбарда эш...
-
Урыныгыз бары түрдә булсын!
Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, шәһәр һәм районда яшәүче өлкән яшьтәге юбиляр әби-бабайларны тәбрик итү дәвам итә. Шушы көннәрдә Таһирә Сабир кызы Газизова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрик итте. Таһирә Сабировна - тумышы белән районыбызның Карагай авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң...
-
“Заман сулышы” газетының 28 сентябрь санында сезне:
- Өлкәннәргә тиешенчә хөрмәт күрсәтәбезме? - Лениногорск - шәһәребез кунаклары күзлегеннән. - Киң күңелле Әлфия кебек язмалар көтә.