Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Урыныгыз бары түрдә булсын!

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, шәһәр һәм районда яшәүче өлкән яшьтәге юбиляр әби-бабайларны тәбрик итү дәвам итә. Шушы көннәрдә Таһирә Сабир кызы Газизова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрик итте. Таһирә Сабировна - тумышы белән районыбызның Карагай авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң...

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, шәһәр һәм районда яшәүче өлкән яшьтәге юбиляр әби-бабайларны тәбрик итү дәвам итә. Шушы көннәрдә Таһирә Сабир кызы Газизова 90 яшен тутырды. Аны гомер бәйрәме белән муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрик итте.


Таһирә Сабировна - тумышы белән районыбызның Карагай авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң үзе дә укытучы булу теләге белән янып йөри һәм хыялын тормышка ашыра. Иң элек Урдалы авылында, соңрак сугыш елларында Шөгер мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларын укыта. Сугыш тәмамланганнан соң яраткан эшен яңадан Урдалы мәктәбендә дәвам итә һәм пенсиягә кадәр балаларга аң-белем бирә.

Бүген Таһирә апа шәһәрдә улы Равил, килене Зөлфирә тәрбиясендә яши. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Таһирә әбигә "Ветераннарга - торак" программасы буенча фатир да биргәннәр. Моның өчен ул шәһәр җитәкчелеге һәм хөкүмәткә рәхмәтле.
- Колагым бераз начар ишетсә дә, күзем күрә, Аллага шөкер, үз аягымда йөрим, газетлар укыйм, телевизор карыйм. Тормыштан канәгать, балаларым, киленнәрем, оныкларым барысы да хөрмәт итәләр,- ди ул.
Гөлфирә Мәҗитовна әбигә саулык һәм тыныч картлык теләде, чәчәк бәйләме, истәлеккә бүләк һәм Россия Президентының котлау хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр