27 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Эшкә рөхсәтең бармы?
12 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр шәһәр һәм район территориясендә «Нелегальный мигрант» оператив-профилактик операциясенең чираттагы этабы уза. Аның барышында РФ Федераль миграция хезмәтенең Лениногорск шәһәре һәм районы буенча хезмәткәрләре хокук саклау органнары белән берлектә, шәһәрдә яшәүче һәм эшләүче мигрантларның документларын, визаларын, эшкә рөхсәт кәгазьләрен, патентларын тикшерә. - Быелның 10 ае эчендә...
-
Лениногорск мәктәбе укучылары киләчәккә билет алды
Түбән Чыршылы мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Илназ Ситдиков һәм 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Радина Кельдюшова Казаннан җиңү яулап кайтты. Алар Мәшгульлек үзәгендә уздырылган «Киләчәккә билет» дип аталган һөнәр сайлауга багышланган сочинениеләр конкурсының район турында җиңү яулап, финалга юллама алган иде. Якташларыбызның иҗат җимеше ТР Хезмәт, халыкны эш белән...
-
Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт күләме
Беренче баганада - хуҗалык исемнәре, икенчедә - быелның 27 ноябренә бер сыердан савып алынган сөт (килограммнарда), өченчедә - узган ел шул көндәге күрсәткеч, дүртенчедә - хуҗалыкның 27 ноябрьдәге гомуми сөт күләме (килограммнарда) "Хәбибуллин Ф.З." КФХ 12,8 12,8 2247 "Сатурн-Урал" 12,3 12,0 2026 "Ганиев И.М." КФХ 12 12 961 "Ленин" 11,9...
-
Чаңгы трассасы - «шумахерлар» өчен түгел
Кар төшү белән, Лыжная урамы янындагы трамплиннар комплексы һәм чаңгы трассасы районында зур тизлектә кар автомобильләре "җилдерә" башлады. Чаңгы трассасы һәм трамплиннан сикерүчеләр өчен юл махсус техника белән әзерләнә. Ягъни чаңгычылар, ике төр ярышта катнашучылар һәм спорт сөючеләргә җайлы булсын дип, кар тигезләнә. Ә куәтле двигателе булган кар автомобильләре чаңгы...
-
Беренче җиңү хуҗаларда
Үткән шимбәдә Лениногорск Боз сараенда "Татнефть" җәмгыяте эшче хоккей лигасы командалары арасында хоккей турниры үтте. Бозда "Лениногорскнефть" идарәсенең "Алга" командасы белән Түбән Каманың "Татнефть-Нефтехим" идарәче компаниясе командасы очрашты. Бу көнне Боз сараена спортчылар белән беррәттән, хоккей яратучылар, җанатарлар һәм уенчыларның гаиләләре дә җыелды. Уенны башыннан ахырына кадәр "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы...
-
Батыр милиционер истәлегенә...
Лениногорск эчке эшләр бүлегендә участок уполномоченныйлары көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чарасына Макаров пистолетыннан ату буенча ярыш та өстәлде. Ул хезмәтен үтәгәндә һәлак булган участок уполномоченные Александр Трункинның истәлегенә багышланган иде. 15 ветеран һәм 10 участковый төз атуда көч сынашты. Участковыйлар арасында беренче өчлектә - Инсаф Камалетдинов, Илнур Әхмәдуллин һәм Виталий...
-
Кеше хәлен алар да аңлый
Дүрт аяклы дусларыбыз җәмгыятьтә, яшәештә үзләренә аерым урын алып тора. Шәһәр фатирында яшәүче эт-песиләр бигрәк тә инде, кадер-хөрмәттә генә көн үткәрә. Мин үзем нигәдер песиләрне өнәп бетермим, югыйсә начарлыкларын да күргәнем юк. Ә менә этләрне яратам. Бәлки, балачакта йортта гел эт торгангадыр. Килен булып төшкән йортта да эт бар иде....
-
Начар гамәлләрдән котылу юлы Бер
Коръән елы дип игълан ителгән 2012 ел да үтеп китеп бара. 70 ел дәвамында атеистик пропаганда алып барган ил башлыклары диннән башка бер генә җәмгыять тә тыныч яши алмавын аңладылар. Яңа мәчетләр төзелә, аларга белемле яшь имамнар килә. Берничә ел элек төзелгән Лениногорск мәчетенә бик күпләр соклана. Җомга, бәйрәм көннәрендә...
-
Лениногорск әниләрен котладылар
Әниләр көне уңаеннан Мәдәният сараенда район һәм шәһәркүләм бәйрәм чарасы узды. Залда утыручы төрле яшьтәге әниләрне бәйрәм белән шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады, биш әнигә ана капиталы сертификатын тапшырды. Бәйрәмгә килүчеләр уку, спорт, сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән укучыларның әниләре белән тәкъдим ителгән видеофильмнарны карап танышты. Бу көнне әниләр хөрмәтенә...