Лениногорск мәктәбе укучылары киләчәккә билет алды
Түбән Чыршылы мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Илназ Ситдиков һәм 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Радина Кельдюшова Казаннан җиңү яулап кайтты. Алар Мәшгульлек үзәгендә уздырылган «Киләчәккә билет» дип аталган һөнәр сайлауга багышланган сочинениеләр конкурсының район турында җиңү яулап, финалга юллама алган иде. Якташларыбызның иҗат җимеше ТР Хезмәт, халыкны эш белән...
Түбән Чыршылы мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Илназ Ситдиков һәм 6 нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Радина Кельдюшова Казаннан җиңү яулап кайтты.
Алар Мәшгульлек үзәгендә уздырылган «Киләчәккә билет» дип аталган һөнәр сайлауга багышланган сочинениеләр конкурсының район турында җиңү яулап, финалга юллама алган иде. Якташларыбызның иҗат җимеше ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан да югары бәяләнде: Илназ «Киләчәктә минем һөнәрем» номинациясендә - II урын, ә Радина «Кузница кадров» номинациясендә - III урын алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган лицеистларның республика балында оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев