27 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Кызлар мәһәргә хаҗ сорый башлады”
- Рамил хәзрәт, кешедән кыйммәтле бүләк алырга ярыймы? Бу бигрәк тә кызларга кагыла инде. Кемнәрдер затлы бүләк алсаң, син ул кешегә бурычлы булып каласыңмы? Әллә инде үзе теләп биргәч, алган кешене намусы борчырга тиеш түгелме? - Әйе, кайчак егетләр кызларга кыйммәтле бүләк ясый һәм моның нигезендә "монда мин хуҗа" дигән...
-
Зәй-Каратайда узган концерттан мизгелләр (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратайда Әниләр көне уңаеннан концерт узган. Анда Әлмәт төбәге җырчылары, ансамбльләре дә катнашкан. Фотолар карыйбыз. https://vk.com/id31609532 фотолары
-
Мисырга уртача юллама бәяләре 30 меңнән кимрәк булачак
Мисыр кояшы белән диңгезен сагынучыларга күп көтәсе калмады. Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башында яңартылырга мөмкин, дип яза "Интерфакс". Мисыр Россия пассажирларының куркынычсызлыгын киләсе ел башында гына тәэмин итәргә әзер булачак икән. 1 декабрьдә Россия Транспорт министрлыгы делегациясе Мисырга барырга җыена. Башта авиаочышлар Каир аша гына булыр дип...
-
Мичурин зираты территориясе киңәйде
Мичурин авылында зиратның территориясе киңәйгән. Бу хакта авыл җирлеге сайты хәбәр итә. Әлеге эшне башкаруда ярдәм иткән "Лениногорская" агрофирмасына (аның җитәкчесе Ирек Ягафаров) авыл халкы һәм авыл җирлеге администрациясе рәхмәтен белдерә.
-
Һава торышы иртәгә дә “көйсез” булачак
Урамда - буран, юлларда бозлавык дип кисәтә метеорологлар. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-19 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе тәүлектә һава торышы шартлары начарлануы турында хәбәр итә. 28 ноябрьдә көндез һәм 29 ноябрьдә иртән Татарстанның кайбер районнарда буран чыгарга, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге...
-
Түбән Чыршылыда бишек җырларын искә алдылар (ФОТОЛАР)
Түбән Чыршылы мәдәният йортында "Әниемнең бишек җырлары" дип аталган бәйрәм кичәсе узды, дип яза Раилә Әхмәдиева. Бәйрәмебез бик матур булды. Мәчеткә йөрүче ак яулыклы апалар вәгазь укыдылар, бишек җыры жырлады. Садиктан килгән балалар әниләрне, әбиләрне котлап, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Мәктәп балалары үзләре язган шигырьләрен , иншаларын укыды. "Җидегән чишмә"...
-
Лениногорск районында браконьерлар тотылды
24 ноябрь көнне Лениногорск районының аучылык җирләре территориясенә үткәрелгән рейд вакытында полиция хезмәткәрләре браконьерларны тоткарлый. "Мазда" автомобилендә дүрт кеше законсыз рәвештә аучылык эшчәнлеге алып барган, алар машина фарасы яктысында соры (үр, русак) куяннарны аулый, өчесен атарга да өлгерә. Әлеге факт буенча тикшерү бара, автомобиль тоткарланган, корал алынган. Чыганак: https://kazanfirst.ru/
-
2017 елга үсемлекчек тармагы буенча күрсәткечләрне 10 процентка арттыру бурычы куелган
Бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. 2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы...
-
Зәй-Каратайда казлар зур үсеп, өмәләре гөрләгән
Зәй-Каратайда каз өмәсе гөрләгән. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова ВКонтактеда "битендә" матур сүзләр белән менә ни язган: Бу ялларның тагын бер матур күренеше- авылдагы каз өмәләре! Авылның бит бөтен матурлыгы җәйге көндә су буенда сары нәни бәбкәләрне саклаган бала чага, әби-дәү әниләр, көзләр җиткәч ап-ак казларның инде үсеп...
-
Лениногорск әниләренә Таһир Шәмсуаровтан бәйрәм күчтәнәче
Сине көтәр кеше барында Тугаң җиргә аяк басу бәйрәм, Сине көтәр кеше барында. Сагынмаса кошлар кайтмас иде, Ак кораб ул язмыш ярында. Ачык капка, ачык күңел белән Ишек алларына керүе. Ак яулыклы нурлы әниеңнең Елмаюлы йөзен күрүе. Сагынмаган бала тумагандыр, Сабый чагың керә төшемә. Кан тартмаса- җаны тартуына Читтә генә...