28 апрель 2016 яңалыклары
-
Зәй-Каратайда Тукайны хөрмәтләделәр (фотолар)
Ул көнне Зәй-Каратай авылында Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры урамда ук яңгырый иде, безне - кунакларны шушы көй каршы алды. Мәдәният йортында әкияти геройлар ниндидер шатлык хисләре белән чыгыш ясарга әзерләнеп йөри. Фойеда Тукай китапларыннан күргәзмә, балалар рәсемнәрен куйганнар. Якты, матур мәдәният йортына халык агыла. Сәхнәдә Тукайның зур портреты эленгән....
-
Камырдагы тавык ите рецепты
500 г тавык ите, тоз, борыч. Камыр: 1 йомырка, 1 әр стакан он һәм җылы сөт, тәменчә тоз. Кыздыру өчен үсемлек мае. Тавык итенең ике ягын да тапарга. Тоз, борыч сибәргә. Аннан уртача зурлыкта турарга.Йомыркага сөт, өстәп тугларга, аннан аз-азлап он өсти-өсти болгатырга. Сыек камыр барлыкка килер.Тирән савытка үсемлек мае...
-
Намаз укучылар игътибарына: май башыннан намаз вакытлары үзгәрә
4 майдан алып 8 августка кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды....
-
Лениногорскида Тукай бәйрәме
-
«ГРЕЙПФРУТ» салаты рецепты
Кирәк: * бер кыяр; * бер грейпфрут; * 0,5 кг креветка; * салат яфраклары. Соус: * бер чәй кашыгы соя соусы; * бер чәй кашыгы бал; * бер чәй кашыгы майонез; * бер чәй кашыгы көнбагыш мае. Эш барышы: Креветканы пешереп суытабыз һәм кабыгын әрчибез. Грейпфрутны чистартабыз, элпәләреннән арындырабыз. Кыярны...
-
5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелә
Шул хактагы карарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган Татарстан территориясендә 5-20 май көннәренә янгынга каршы аерым режим кертелгән. Шул хактагы карарны бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Режим гамәлдә булган вакытта: коры үлән һәм чүп-чар ягу, ачык утта...
-
Лениногорскилыларга бәйрәмнәрдә пенсия фондының эшләү графигы турында
Бәйрәм көннәре булу сәбәпле, 30 апрель, 1,2,3 майда һәм 7,8,9 майда Лениногорск буенча пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте гражданнарны кабул итми. Пенсия фонды идарәсенең Лениногорск буенча бүлеге
-
Лениногорскилыларда "бишле"ләр күбрәк
Рус теленнән "Бердәм диктант"ны лениногорскилылар 2 нче мәктәптә язды. Шушы көннәрдә нәтиҗәләре билгеле булды. Республика буенча, "бишле"гә 24 кеше язган: Алабугада - бишәү, Казан һәм Түбән Камада - өчәү, Яр Чаллыда - икәү, Әлмәт һәм Бөгелмәдә - берәр кеше, лениногорскилылар арасында "бишле" алучылар - тугызау. Бездә туксан биш кеше катнашкан...
-
Лениногорск тәрбиячесе лауреат булды
Шушы көннәрдә Казанда тантаналы рәвештә "Ел тәрбиячесе" республика конкурсына йомгак ясалды, бүләкләнүчеләр арасында безнең тәрбияче дә бар. Шәһәребезнең 10 нчы балалар бакчасы тәрбияче Айгөл Галиева лауреат исеменә (фотода уртада) лаек булган. Ул конкурсның зона этабында җиңгән кырык тәрбияче белән бергә "Мастер класс"та үзенең һөнәри осталыгын күрсәткән. Аның нәтиҗәсе буенча иң...
-
Балта белән янап, АЗСка һөҗүм иткән
Бер ир-ат 41 яшьлек кассир хатын-кызга балта белән янап, АЗСка һөҗүм итә. Казанның Залесный бистәсендәге әлеге автоягулык салу станциясеннән ул барлык җыелган акчаны бирүләрен таләп итә. Вакыйга иртәнге сәгать 4 ләр тирәсендә була. Хатын-кызны кыйнап, ул кассадан 16 мең сумнан артыграк акча урлап кача. 24 февральдә Горький шоссесы урамындагы АЗСка...
-
Бер атна эчендә сәүдә өлкәсендә 140тан артык кеше эшсез калган
Эшкәртүче җитештерү тармагында да эшсез калучылар шактый. Быелның 20-26 апрелендә эшсез дип табылган кешеләрнең күбесе күпләп һәм ваклап сату өлкәсеннән киткән. Биредә 141 кеше хезмәт урынсыз калган.Эшкәртүче җитештерү тармагында да эшсез калучылар шактый (132 кеше). Узган атнада коммуналь хезмәтләр өлкәсендә - 53, дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлык тәэмин итүдә -...
-
Дус кызлары белән урамга чыгармаган өчен пычак белән кадаган
45 яшьлек ир-ат белән аның 32 яшьлек өйдәше арасында өстәл артында утырганда бәхәс чыга. Өйдәш ир-ат хатынны дус кызлары белән урамда йөрергә чыгармый. Хатын тота да аңа пычак белән кадый. Бөгелмәнең Нефтьчеләр урамындагы бер фатирда була бу вакыйга. Хәзер хатын-кызга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл иттелә.
-
2016 елда Россиядә хезмәт хаклары арта башлармы?
Хәтерләсәгез, 2015 елда россиялеләрнең еллык керемнәре күләме шактый кимегән иде. Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында исә "Агымдагы елда бу хәл кабатланмаячак", - дип ышандыралар. Бу турыда Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергән. - Узган ел, чыннан да, халыкның хезмәт хаклары кискен генә түбән тәгәрәде. Тик 2016...
-
10 көн мәет белән бергә яшәгән
Бер ирне үтергән әлмәтле ханым өстеннән суд процессы башланды. Тикшерү материаллары буенча, 11 гыйнварда 44 яшьлек ханым бер танышының туган көненә килә. Ир инде исерек хәлдә була. Табын артында алар арасында низаг башлана. Ханым үзенә һөҗүм иткән ирдән саклану өчен кулына пычак алырга мәҗбүр була. Ирнең үлгәнлеген аңлап алгач, ханым...
-
Лениногорскида бүген җилнең көчәюе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 апрельдә, төньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Көн дәвамында аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Синоптиклар фаразлавынча, көндезге һава температурасы Татарстанда - 16. http://intertat.ru/tt