Камырдагы тавык ите рецепты
500 г тавык ите, тоз, борыч. Камыр: 1 йомырка, 1 әр стакан он һәм җылы сөт, тәменчә тоз. Кыздыру өчен үсемлек мае. Тавык итенең ике ягын да тапарга. Тоз, борыч сибәргә. Аннан уртача зурлыкта турарга.Йомыркага сөт, өстәп тугларга, аннан аз-азлап он өсти-өсти болгатырга. Сыек камыр барлыкка килер.Тирән савытка үсемлек мае...
500 г тавык ите, тоз, борыч. Камыр: 1 йомырка, 1 әр стакан он һәм җылы сөт, тәменчә тоз. Кыздыру өчен үсемлек мае.
Тавык итенең ике ягын да тапарга. Тоз, борыч сибәргә. Аннан уртача зурлыкта турарга.Йомыркага сөт, өстәп тугларга, аннан аз-азлап он өсти-өсти болгатырга. Сыек камыр барлыкка килер.Тирән савытка үсемлек мае салырга. Ит кисәкләрен камырга манып алып, кызган үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче әйләндереп тотарга. Артык маен саркытып, табынга бирергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев