28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Яшь кенә кыз фатирында рәхимсез үтерелгән
27 сентябрь көнне кичке 18 сәгатьтә Түбән Каманың күпкатлы йортларының бер бүлмәле фатирында 23 яшьлек кызның җансыз гәүдәсе табылган. Кәрәзле телефон, кошелек һәм башка байлыкларның кагылмыйча калуы үлемнең акча белән бәйле булмаганын исбатлый. Кансызлык корбанын берничә тапкыр пычак белән яралаганнар һәм муенын кискәннәр.Бу җәрәхәтләрдән соң аның гомере урында ук өзелгән....
-
Лениногорскилыларга файдалы һәм витаминлы чәй серләре
Кышкы айларда салкын тиеп авырыйсыгыз килмәсә, миләш, балан, дүләнә, нарат җиләге, сырганак, гөлҗимеш белән иммунитетыгызны ныгытып куегыз. Яңа өзелгәннәрен дә, киптерелгәннәрен дә кулланырга була. Тәмсез бит алар, диярсез. Чыннан да шулай, әмма файдалы. Мәсәлән, авызны корыштыручы миләштә С витамины - лимондагыга, каротин кишердәгегә караганда да күп икән. Дөрес, киптергәннән соң...
-
Лениногорскида трамплинчылар ярышлары узачак
30 сентябрь һәм 1 октябрь көннәрендә Лениногорскиның трамплиннар комплексында Татарстан беренчелеге узачак. 29 һәм 48 метрлы трамплиннардан сикерәләр, ике, өч һәм биш километрга йөгерәчәкләр. Кызык булачак, карарга килегез.
-
Төнге һава температурасы -1 градуска кадәр түбән төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 29 сентябрьдә, республикада болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы республика буенча - +4..-1 градус булачак. Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда - +4..+9 градус җылы булыр,...
-
Балык тотуда ярыштылар
Лениногорск мөселман яшьләре командасы Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте турниры призына оештырылган балык тоту ярышында катнашты. Әлеге чара Азнакай районы Сукаеш буасында үтте. Уеннарда балык тоту өчен төп кармак, ягъни су төбенә куелган кармак һәм калкавычлы кармак ярдәмендә башкарылды. Ярышларда катнашырга Татарстанның тугыз районыннан командалар килде. Киеренке көрәш барганнан соң җиңүчеләр ачыкланды....
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчете мөгаллимнәре Халыкара форумда катнаша
27-28 сентябрдә Болгар ислам академиясендә Мөселман мәгариф ошмалары мөгаллшимнәренең V Халыкара форумы уза. Анда шәһәребезнең "Ихлас" мәчете мөгаллимнәре дә катнаша, дип хәбәр ителә "Ислам в Лениногорске " ВК страничкасында. Фотолар: "Ислам в Лениногорске"дан алынды
-
Лениногорскилылар, яшелчәләрне ничек ашарга икәнен беләсезме?
Чи яшелчә файдалырак кебек. Әмма бу һәрчак дөрес түгел икән. Бөекбритания галимнәре, яшелчәләрне ничек ашарга икәнен тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгән. Баксаң, помидор, шпинат, кишер, спаржаны пешереп ашау чи килеш ашауга караганда күпкә файдалырак икән. Термик эшкәртү аша узган помидорда С витамины таркала. Аның каравы яман шештән сакларга сәләтле ликопин...
-
Әтисе кызына пычак белән янаган
Кызулык белән әйтелгән сүз һәм кылган гамәл күп очракта мәңге төзәлмәслек хатага әйләнә ала. Бөгелмә шәһәрендә яшәүче гаиләдә дә ызгыш килеп чыккан. 67 яшьлек ир исерек хәлдә йортына кайткан. Тормышының һәр мизгелен "бәлки акылына килер, эчүен ташлар" дип уздырган ханым түзеп кала алмаган. Ә исереккә шул җитә калган, ул гауга...
-
Илсөя Бәдретдинова: «Нигәдер миңа каныгалар. Имеш, типтереп йөри-йөри Илфакны бауга менгергәнмен»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова интернетта иң күп кызыксыну уяткан, бәхәс кузгаткан җырчыдыр, мөгаен. Мактап күккә дә чөяләр, сүгеп, җиргә дә төшерәләр. Сәбәбе дә чыгып тора... Тыныч кына яшәп, эшләп яткан җирдән башта продюсеры, Илфак Шиһапов белән аерылышулары гайбәт сүзләргә җирлек бирде. Анысыннан тынычланырга өлгермәделәр, Илфак абый мәңгелеккә китеп барды... Яңадан Илсөяне...
-
Лениногорскилылар, магнит давыллары көтелә
Бу көннәрдә җирнең магнит кыры тыныч түгел. 27сеннән 30 сентябрьгә кадәр көчле магнит давыллары көтелә. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә тискәре тәэсир итәргә мөмкин, баш авыртуы көчәю, хәлсезлек күзәтелүе ихтимал. Шуңа да табиблар сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. 1-4 октябрьдә исә барысы да җайланыр, магнит давыллары тынар дип...
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы. Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында иң күп сатылган китапларны атады. Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, tatkniga.ru/ сайты аша электрон версиядә һәм басма вариантта сатылган китаплар аерыла. Китап нәшрияты директоры сүзләренчә, электрон вариантлар арасында иң популяр китап -...
-
Банктан кредит алганда белергә кирәкле 5 КАГЫЙДӘ
1. Кредитны бары ышанычлы, Үзәк банк реестрына кергән оешмалардан гына алыгыз. 2. Кредит алыр алдыннан, бурычны кайтара алу турында ныклап уйлагыз. Психологлар кредит рәсмиләштерергә уйлаган кешенең өч айлык хезмәт хакы күләмендә акчасы булырга тиеш дип саный. 3. Кредитны түләп бара алмыйсыз икән, аны каплау өчен икенче бер кредит алмагыз. Иң...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә һава торышы нинди булачак?