Балык тотуда ярыштылар
Лениногорск мөселман яшьләре командасы Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте турниры призына оештырылган балык тоту ярышында катнашты. Әлеге чара Азнакай районы Сукаеш буасында үтте. Уеннарда балык тоту өчен төп кармак, ягъни су төбенә куелган кармак һәм калкавычлы кармак ярдәмендә башкарылды. Ярышларда катнашырга Татарстанның тугыз районыннан командалар килде. Киеренке көрәш барганнан соң җиңүчеләр ачыкланды....
Лениногорск мөселман яшьләре командасы Татарстанның көньяк-көнчыгыш казыяте турниры призына оештырылган балык тоту ярышында катнашты.
Әлеге чара Азнакай районы Сукаеш буасында үтте. Уеннарда балык тоту өчен төп кармак, ягъни су төбенә куелган кармак һәм калкавычлы кармак ярдәмендә башкарылды. Ярышларда катнашырга Татарстанның тугыз районыннан командалар килде. Киеренке көрәш барганнан соң җиңүчеләр ачыкланды. Икенче урынны лениногорскилылар, беренче урынны - Ютазы, өченчене Саба районы командалары яулады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылган. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.
http://dumrt.ru фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев