28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова "Ник аларны алмый Ходай? Әллә җирәнә микән?"
Быел безнең гаиләбезгә август аенда бик зур кайгы килде. Озак вакыт язарга кулым да бармады, дөресен генә әйткәндә. Ике туган апамның бер көнне ике баласының гомере өзелде. Бәлки ишеткән дә булгансыздыр, бу хакта телевидениедән дә сөйләделәр, газеталар да язды: Әлмәт юлында тормозы ватылган зур йөк машинасы апаларның җиңел машинасына килеп...
-
Зәй хатынын полиция хезмәткәренең "арт шәрифе"нә типкән өчен хөкем иттеләр
Суд 24 яшьлек хатын-кызны 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Әлеге хәл 12 июль көнне булган. Полиция хезмәткәрләре исерек хатын-кызга кисәтү ясый. Ә ул кырысрак рәвештә җавап бирә: башта тупас рәвештә җавап бирә, аннара хокук сакчыларына ташлана. Тикшерү материалында әйтелгәнчә, әлеге хатын-кыз полиция хезмәткәренең берсенә өч тапкыр суга, ә...
-
Лениногорскида һава торышы бозылырга тора
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы турында хәбәр таратты. Томан төшү аркасында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак, ди синоптиклар. Аларның фаразына караганда, томан 29 октябрьгә каршы төндә төшәчәк. Моннан тыш төньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең көчәю ихтималы да бар. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-18...
-
Лениногорскида тагын бер кибеткә кораллы һөҗүм булган
Бу юлы Садовая урамындагы "555" кибетенә битләренә маска кигән, пистолет тоткан ике кеше килеп кергән. Берсе сатучыга пистолет терәгән, икенчесе кассадагы барлык акчаны алып, чыгып йөгергәннәр. Тагын икесе урамда көтеп торган. Бераздан аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый: унбиш-унсигез яшьлек егетләр булып чыга. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә...
-
Лениногорскилыларга "права" алу катлаулана
Әгәр дә синең моңарчы машина йөртү хокукың юк икән, вакытында укып калырга ашык, чөнки тиздән аны алу тагын да катлауланачак... Машина йөртү хокукы алу өчен имтиханның авырлыгын үзе тапшырган кеше генә белә. Ул өч өлештән тора: теория, махсус мәйданчыкта машина йөртү һәм шәһәр эчендә йөрү. Шуның теория өлешендә моңарчы 20...
-
Өйдәш хатынын үтермәкче булган
Җинаятьнең схемасы гадәти. Бергә спиртлы эчемлекләр кулланып утырганнан соң бәхәс килеп чыга һәм җинаять ясала. Казанның 5 нче полиция бүлегенә яралы хатын-кыз турында хәбәр керә. Восстания урамындагы бер фатирда полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлый. Ул зыян күрүченең өйдәше, 51 яшьлек ир-ат булып чыга. Җинаять урынында канга баткан пычак та табыла. Хәзер...
-
Яңа елда ничек ял итәчәгебез билгеле булды
Татарстан халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән - 1 -10 гыйнварда ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып сишәмбегә кадәр) ял итәчәкбез. Май аенда 1,2,3 (якшәмбе, дүшәмбе,...
-
“Шпаргалка” өчен штраф
Тула шәһәре якларында була бу хәл. Бер кыз Бердәм Дәүләт Имтиханы (БДИ) тапшырганда шпаргалка кулланган. Аны административ җаваплылыкка тартканнар һәм ул 3 мең сум штраф түләргә мәҗбүр, дип язылган http://zpravda.ru/ сайтында.
-
Укучыларны тикшергәннәр: наркотик кулланучылар бармы?
Казанда быел мәктәп, урта һәм югары уку йортларында белем алучы 2231 укучы наркотикларга каршы профилактик тикшеренү үткән. Аның нәтиҗәләре турында шәһәр Башкарма комитетында үткән наркотикларга каршы комиссия утырышында медицина һәм белем бирү учреждениесе вәкилләре сөйләде. Республиканың наркология диспансеры баш табибы урынбасары, Татарстанның штаттан тыш төп наркологы Резеда Хаева сүзләренчә, 1...
-
"Бәкер" шифаханәсендә яңа корпус ачылу тантанасыннан
-
Бер ир белән хатынның банкка 18 миллион сум бурычы җыелган
Банк алдындагы 18 миллион сум бурычны түләмәгән өчен аларның 5 "КамАЗ" һәм BMW автомобиленә арест салынган. Моннан тыш андый милекләр рәтенә сәүдә урыны, склад, кибет, төзелеш материаллары да кергән. Арест салынга милек торг аша сатылачак. Ир белән хатын кредитны шәхси эшмәкәрлек алып бару максатыннан алган. Айлык түләү керми башлагач, банк...
-
80 меңлек сумлык сәгатеннән колак каккан
Казанда яшәүче бер ир-ат 80 мең сумлык сәгатеннән колак каккач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, ул очраклы рәвештә узып баручы бер ир-ат белән танышкан, шул хөрмәткә бераз "кәефләнеп" алырга булганнар. Табын артында озаклап утырмый алар: танышы аннан сәгатен күрсәтүен сорый һәм шуны гына көткәндәй, кулыннан сәгатен тартып алып, табан...
-
Вера Брежнева Италиядә яшеренеп кенә кемгә кияүгә чыккан? (ФОТО)
Вера Брежнева продюсер Константин Меладзега кияүгә чыккан, дип яза II Tirreno Versilia итальян гәҗите. Туй мәҗлесе Тоскананың Форте-деи-Марми курорт шәһәрендә үткән. Гашыйкларны шәһәр мэры Умберто Буратти шәхсән үзе теркәгән. Соңрак «Российская газетада» Вера Брежнева туй турындагы мәгълүматны рәсми рәвештә раслаган. Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларын урнаштырып, "Бәхет тынычлык тели, барыгызга та...
-
"Ак чәчәкләр" сериалын телевизордан кайчан күрсәтәчәкләре билгеле булды
9 ноябрьдән "Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериадан торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12.00 дә, һәм кабатлап 17.20 дә, 22.00 дә күрсәтелер дип планлаштырыла. Моннан тыш, 8...
-
Югалган балыкчылар табылган
Спас районында юкка чыккан ике ир-атны инде ике тәүлек буе таба алмаулары хакында хәбәр ителгән иде. Аларның үле гәүдәләре табылган. Балыкчыларның җәсәде бер тәүлек аралыгы белән табыла. Исегезгә төшерәбез, 1984 елгы ир-ат үзенең 1969 елгы танышы белән резин көймәдә Иделгә 24 октябрьдә, төнгә каршы - 23:00 сәгать тирәсендә йөзеп кереп...