80 меңлек сумлык сәгатеннән колак каккан
ҖӘМГЫЯТЬ

80 меңлек сумлык сәгатеннән колак каккан

Казанда яшәүче бер ир-ат 80 мең сумлык сәгатеннән колак каккач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, ул очраклы рәвештә узып баручы бер ир-ат белән танышкан, шул хөрмәткә бераз "кәефләнеп" алырга булганнар. Табын артында озаклап утырмый алар: танышы аннан сәгатен күрсәтүен сорый һәм шуны гына көткәндәй, кулыннан сәгатен тартып алып, табан...

Казанда яшәүче бер ир-ат 80 мең сумлык сәгатеннән колак каккач, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Аның сүзләренә караганда, ул очраклы рәвештә узып баручы бер ир-ат белән танышкан, шул хөрмәткә бераз "кәефләнеп" алырга булганнар. Табын артында озаклап утырмый алар: танышы аннан сәгатен күрсәтүен сорый һәм шуны гына көткәндәй, кулыннан сәгатен тартып алып, табан ялтырата.
Җинаять кылуда шикле булган 24 яшьлек, беркая да эшләмәүче казанлы тоткарланган инде. Хәзер аннан беркая да китмәү турында язу алынган. Җинаять эше кузгатылган.

кража часов часы за 80 тысяч

Нет комментариев