29 март 2018 яңалыклары
-
Бәләкәч (сигез айлык баланың уйланулары)
"Кыңгырау ике тапкыр зеңгелдәгәч, әни, мине курчак кебек бишегемә ташлап, ишеккә атылды. Әти кайтты бугай. Ул гына шулай кайтып керүгә, кулларын да юып тормыйча, аш бүлмәсенә йөгерә..." - Нәрсә пешердең бүген, әнисе? О-о, хуш исенә караганда бик тәмле бугай. Яле, азрак салып бир әле. Карын ачты. - Ашыйсың килсә, сал...
-
Кадрларда бер кешенең кинотеатрдан чыгып, ишекне ябып куюы күренә
«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында хатынын, сеңлесен һәм өч баласын югалткан Игорь Востриков кинотеатр ишеген чынлыкта кем ябуы хакында сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы. Ул социаль челтәрдән файдаланучыларга үзенә һәм берничә туганына кинотеатр ишеге янында урнаштырылган видеокамера язмаларын карарга рөхсәт итүләрен әйтте. Аннан күренгәнчә, янгын чыккан мизгелдә...
-
Лениногорскилылар, язгы бозның куркыныч булуын истән чыгармагыз
Калынлыгы 10-15 сантиметрдан да әзрәк булганда, бозга чыгарга ярамый, дип кисәтә гадәттән тыш хәлләр идарәсе. Хәзер сулыклар өстенә каткан боз көннән-көн тизрәк эри бара. Шуңа бозга чыкмавыгыз хәерлерәк булыр. Балаларга да күз-колак булыгыз, боз тирәләрендә уйнамасыннар, яр кырыена якын килмәсеннәр. go.mail.ru/search_images?q=весенний%20лед&rf фотосы
-
Башкортстанда кеше урлаганнар
Аңардан зур суммага кредит алуын таләп иткәннәр. 20 яшьлек егетне башта бер фатирда бикләп тотканнар. Соңрак банкка алып киткәннәр. Анда ул зур суммага кредит турындагы документлар тутырганда банк хезмәткәренә хәлне аңлатып бирергә өлгергән, аңа качарга ярдәм иткәннәр. Кеше урлаучыларны берничә сәгатьтән кулга алганнар. 20 һәм 26 яшьлек кеше караклары закон...
-
Лениногорскилылар муниципаль җитәкчеләрнең эш нәтиҗәсен бәяләүдә катнаша ала
«Татарстан мэрларының рейтингы» яңа проекты старт алды. Тавыш бирү дә сез дә катнаша аласыз. Рейтинг нәтиҗәләре буенча, мэрлар арасында "Иң лаеклы", "Халыкның өметләре", "Антирейтинг" номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Әлеге проектта Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов тә катнаша. Тавыш бирү 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Сез тавыш бирү нәтиҗәләре белән дә...
-
Лениногорскилыларны тоталь диктант язарга чакыралар
Лениногорскидагы «Тоталь диктант»ны оештыру комитеты шәһәр һәм район халкын "Тоталь диктант" акциясендә катнашырга чакыра. Ул 14 апрельдә 2нче мәктәптә үтәчәк (Моряков урамы, 4нче йорт), 14.00 сәгатьтә башлана. Диктат язуда катнашу өчен - totaldict.ru/leninogorsk/ - сайтында теркәлергә кирәк.
-
Кемеровода янгында югалган кешеләр исемлегендә булган өч кеше исән килеш табылган
Кемеровода янгында югалган кешеләр исемлегеннән өч кеше исән килеш табылган, дип хәбәр итә "RT на русском" агентлыгы. Тикшерүчеләр хәбәреннән күренгәнчә, оператив-эзләү чаралары барышында 67 кеше югалган булган. Шул исемлектәге өч кеше исән килеш табылган. http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/29/160941/
-
Районда законсыз аучылык иткәннәр
Безнең район тирәсендә ике кеше законсыз аучылык иткән, дип хәбәр итә республиканың биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты. Алар ике кыр кәҗәсен (косуля) атканнар. Әлеге факт буенча полиция хезмәткәрләре ике кар машинасы, законсыз ау продуктын, коралларын алганнар. Әлеге кешеләргә карата җинаять эше кузату мәсьәләсе хәл ителә. фото: https://vk.com/lenjournal
-
Лениногорскида санитар икеайлык башлана
1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең шәһәр һәм районда санитар икеайлык башлана. Аның барышында ишегалларын, урамнарны, парк һәм скверларны чүп-чардан чистарту планлаштырыла. Санитар икеайлык 31 майга кадәр дәвам итәчәк, һәр атнаның сишәмбесе, гадәттәгечә, санитар-чистарту көне. Зилә Мөдәррисова фотосы
-
Лениногорскилы Гөлҗиһан әби Заһидуллинага 90 яшь тулды
Юбилее уңаеннан чираттагы котлауларны шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Гөлҗиһан Заһидулла кызы Заһидуллина кабул итте. Аңа Ил башлыгы Владимир Путинның котлау хаты тапшырылды. 90 яшен тутыручы Гөлҗиһан әби тумышы белән Мөслим районыннан. Ямьле яз аенда, гаиләдә өченче бала булып туа. Әтисе Заһидулла абый сугышка киткән җиреннән кире кайтмый. Лениногорскига Гөлҗиһан апа тормыш...
-
Татарстанда сигез яшьлек кызны янгыннан коткарганнар
Янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны фатирдагы ут эченнән алып чыккан. Татарстанның Югары Ослан районында янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Куралово авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 28 мартта...
-
Мисырны ком бураны каплаган
Табигый бәла-каза нәтиҗәсендә трассалар ябылган, аэропортлар эшләми. Чәршәмбе, 28 мартта, Мисырны ком бураны каплаган, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы «Масрауи» яңалыклар порталына сылтама ясап. Илнең көньяк провинцияләрендә (Кена, Асьют, Луксор, Кызыл диңгез һ.б.) хәл аеруча катлаулы. Ком бураны нәтиҗәсендә илнең күпчелек аэропортлары эшләми, шулай ук халыкара трассалар һәм портлар да...
-
Лениногорск районында яшәүчеләр 4G интернеттан лимитсыз файдалана алачаклар
Лениногорск районында МТС абонентлары хәзер өйдә дә, республика яки Россия буенча сәяхәтләргә чыкканда да бернинди лимитсыз һәм санаулы минутлар эчендә смартфонга яки планшетка НD* сыйфатта фильмнар ала яки яраткан җырларын онлайн режимда паузаларсыз һәм тоткарлыкларсыз тыңлый алалар. МТС 4G** тизлекле яңа буын челтәрен бөтен республика буенча "таратты" һәм 4G тизлекле...
-
«Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләр саны 79га җиткән
Хәзерге вакытта 12 кеше хастаханәдә, тагын 67 кеше амбулатор дәвалану уза. «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүчеләр саны 79 кешегә җиткән, дип хәбәр итә РИА «Новости» агентлыгы. Хәзерге вакытта 12 кеше - хастаханәдә, зыян күргән тагын 67 кеше амбулатор дәвалану уза. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы якшәмбе, 25 мартта, Кемеровоның...
-
Татарстанда 87 яшьлек әби үз өендә янып үлгән
Фаҗига кичә Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында килеп чыккан. Татарстанда 87 яшьлек әби үз өендә тереләй янып үлгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Әгерҗе районының Иж-Бәйки авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә иртән килгән. Ут белән көрәшүчеләр...