Татарстанда сигез яшьлек кызны янгыннан коткарганнар
Янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны фатирдагы ут эченнән алып чыккан. Татарстанның Югары Ослан районында янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Куралово авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 28 мартта...
Янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны фатирдагы ут эченнән алып чыккан.
Татарстанның Югары Ослан районында янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Куралово авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 28 мартта килгән. Шаһитләр өч гаилә яши торган бер катлы кирпеч йорт януы хакында хәбәр иткән.
Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр ике бүлмәле фатир януын ачыклаган һәм сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан.
Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/29/160922/
фото: http://16.mchs.gov.ru/operationalpage/operational/item/6673501/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев