29 июнь 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида бер баланы таптатканнар
Бүген Ленинградская урамында бер машина баланы таптата. Бәхеткә, бала исән. Юл һәлакәте сәбәпләре ачыклана. http://leninogorsk-rt.ru/
-
Ир-ат тугызынчы каттан сикергән һәм ...өенә кайтып киткән
Саратов үзәгендәге күпкатлы йорт тәрәзәсеннән төн уратсында ир-ат егылып төшкән. Моны күрүчеләр кичекмәстән медицина ярдәме чакыртканнар. Әммала "Ашыгыч ярдәм" урынга килгәч каза күрүчене тапмаган. Соңрак ачыкланганча, егылып төшүче кибет "козырегына" эләккән, торып баскан һәм өенә кереп киткән. Тик соңыннан аны барыбер дәваханәгә илтергә туры килгән, дип билгеләп үтә pravda.ru. http://www.almet-rt.ru/
-
Лениногорскида су куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләштеләр
Шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә узган балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең чираттагы утырышында сүз балаларның судагы куркынычсызлыгы турында барды. -Коену сезоны башлангач су объетларында кешеләрнең, аеруча балаларның иминлеге проблемасы аеруча зур әһәмияткә ия, - диде башкарма комитет рәисе урынбасары Владимир Друк. Сүз лагерьларда ял итүче балаларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, анда инструктажлар...
-
Лениногорскилылар теннис уйный (ФОТОЛАР)
Күптән түгел шәһәребезнең Теннис Холл спорт корылмалары кортында кызлар һәм егетләр арасында турнир узды. Анда 12 һәм аннан зуррак яшьтәгеләр катнашты. Спортчылар Казан, Тольятти, Әлмәттән килгән иде, әлбәттә, Лениногорскидан да катнашучылар булды. Яшүсмерләр арасында Лениногорскидан Камил Әхмәтов икенче урынны алды.
-
Азанчылар бәйгесе җиңүчеләре арасында- лениногорскилылар
Бөгелмәдә узган азан әйтүчеләр бәйгесе җиңүчеләре арасында лениногорскилылар да бар. Конкурс өч яшь төркеменә бүленеп узган. Анда Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай мөхтәсибәтләреннән вәкилләр катнашкан. 18 яшькә кадәргеләр арасында Лениногорскидан Адел Гыйләҗев икенче урынны яулый. 19дан 40 яшькә кадәргеләр арасында Фуркат Джумабаев өченче урынны ала. Соңыннан барысы да ифтар ашында...
-
Хатынның өченче каттан килеп төшүен күреп торганнар
52 яшьлек апа исән калмый... Бу фаҗига Түбән Камада була. Хатын фатирында бикләнеп калгач, үзлегеннән тәрәзә аша чыкмакчы була. Чүпрәктән бау ясап, 3 каттан төшә башлаганда, баулары өзелеп җиргә килеп төшә. Башы белән асфальтка бәрелеп җан бирә. http://www.almet-rt.ru/
-
Җиләк күп, лениногорскилылар чиләк-чиләк җыя (фотолар)
Безнең район кырлары җиләкле, уңыш булмыйча калмый. Быел җиләк аеруча күп, тәгәрәп-тәгәрәп җыярга була. Җыярга яратмаган кеше дә түзеп тора алмыйдыр. Эреләр дә бит әле. Чиләкне тутырыр өчен көне буе йөрергә дә кирәкми. Кайбер лениногорскилылар социаль челтәрләргә дә җыйган җиләкләрен фотога төшереп куйды. Әнә, Куакбаштан Халидә апа Бегҗановалар гаиләсе белән...
-
Искитмәле: кармакка 30 килограммлы җәен балыгы тоткан ( фотолар)
Башкортстанның Бөрҗән районы Миңдегол авылында яшәүче Ринат Имангулов 30 килограммлы җәен балыгы тоткан. Дөрес, кармакка капкан балыкны ярга тартып чыгару өчен дустының да ярдәме кирәк булган. Кеше буендагы балыкны алар авырлык белән генә судан чыгара алган. Ринат балык тоту белән балачагыннан мавыкса да, ныклап торып армиядә хезмәт итеп кайткач -...
-
Лениногорскида бүген явым-төшем көтелми
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 29 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар республикада коры һәм җылы һава торышы булачак дип фаразлый. Явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Көндезге һава температурасы 23 градуска кадәр җылы булачак.
-
Теракт аркасында Истанбулда калган Татарстан балалары тиздән өйләренә кайта
Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт вакытында шунда булган Чаллының "Бисеринки" балалар бию ансамбленең 15 вәкиле тиздән өйләренә кайтачак. Хәзерге вакытта әлеге сорауны хәл итү өстендә ТР Президентының Аппараты һәм ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев шәхсән үзе шөгыльләнә. Ә Истанбулда ТР Хөкүмәте хезмәткәрләре һәм РФ Чит ил эшләре министрлыгының консуллык...
-
Татарстанда Ураза гаете барлык мәчетләрдә дә бер үк вакытта башлана
"ТР бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" законының 1 нче маддәсе нигезендә, 2016 елның 5 июле ай календарена туры китереп һәм традиция буенча Ураза гаетен бәйрәм итүнең беренче көне буларак билгеләнгән. Бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 11 июньдә имзаланган 525 нче номерлы указ белән рәсмиләштерелгән. ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән...
-
Лениногорскилылар өчен 29 июньгә Йолдызнамә
Овен: 29 июня 2016 года предоставит Овнам много возможностей по улучшению финансового положения. Но не нужно рассчитывать на премию или аванс - вас ждёт только достойная оплата качественной работы. Шанс совершения удачных покупок для семьи и дома высок, а вот финансовый аспект взаимодействия с друзьями оставляет желать лучшего. Телец: В...
-
Лениногорск хуҗабикәләренә җир җиләгеннән бик тәмле кайнатма рецепты
Аның өчен 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк. Җиләкне юып, өстенә шикәр сибәбез дә сигез-ун сәгатькә калдырабыз. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куябыз, кайнау кергәннән соң биш минут тотабыз. Уттан алып суытабыз. Аннары кабат биш минут кайнатабыз. Процедураны өч-дүрт тапкыр кабатлыйбыз. Кайнар кайнатманы банкаларга тутырабыз. http://shahrikazan.com
-
Истанбулда теракт вакытында Чаллының балалар ансамбле дә шунда булган
Истанбулның Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килде. Ишеткән булсагыз, аэропортта кичә кич - Мәскәү вакыты белән сәгать 10нар тирәсендә, өч шартлау булды. Фаразлар буенча ике кеше үз-үзен шартлаткан. Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга...
-
Ураза тотучылар игътибарына
Иртәгә - 30 июнь көнне сәхәр вакыты тәмам 00:57 сәг., авыз ачу вакыты 20:09 сәг..