29 июль 2015 яңалыклары
-
Татарча яңа радио эшли башлады
ТМТВ татар музыкаль телеканалы интернет челтәрендә эшли торган веб-радио ачты. Башка радиолардан аермалы буларак, радиода алып баручы да, тапшырулар да, реклама чыгарылышлары да булмый. Анда бертуктаусыз тәүлек буе татар җырлары яңгыраячак. - Әлеге радио,махсус проектыбыз, без аны мобиль телефоннар, андроидлар, айфоннар өчен кушымта итеп ясадык. Шулай ук аны безнең сайт...
-
Рубль долларга караганда 55 тиенгә арткан, ә еврога караганда - 72 тиенгә
Бүген иртән доллар курсы 59 сум 47 тиенгә кадәр төшкән, дип белдерә «Новости» РМА Мәскәү биржасы мәгълүматларына сылтама белән. Евро курсы 65,67 сум тәшкил итә, бу кичәге көн белән чагыштырганда, 72 тиенгә түбәнрәк. Алдагы көннәргә динамиканы билгеләү өчен АКШ федераль резерв системасының хисап ставкасы буенча бүгенге карары һәм шәрехнамәсе мөһим,...
-
Гүзәлемнән әниләргә багышланган яңа КЛИП
Күптән түгел генә җырчы Гүзәлемнең "Әни, әни" җырына төшерелгән клибы тамашачыларга тәкъдим ителде. Карыйбыз:
-
Зәй урманында кешеләргә ташланган аю турында яңа мәгълүмат бар
Кичә интернетта ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлавы турындагы хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Алынган чыганаклары күрсәтелгән әлеге коточкыч мәгълүматны без дә бастырып чыгардык. Аю ботарлап аткан ир-атларның гәүдәсен аланлыкта табып алынган, ә ерткыч хайванны атып кына тынычландырып булган, диелде әлеге хәбәрдә. Бактың исә, әлеге яңалыкның Татарстан белән...
-
Лениногорск районында үле гәүдәсе табылган ир турында рәсми мәгълүмат алдык
Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, гәүдәсен ачып тикшергәннән соң, Илья Спиринга карата җинаяти гамәлләр кылынмаган, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Моннан алда язган идек: Узган ел азагыннан бирле эзләүдә булган дальнобойщикның үле гәүдәсен Лениногорскида Иске Писмән авылы янындагы күл буеннан тапканнар. Ул калкулыкта агачлар арасында яткан. 33 яшьлек дальнобойщик Илья Спирин...
-
Фонтан янында балалар мәйданчыгы ясадылар
Ул администрация бинасы белән фонтан арасында урнашкан. Кечкенәрәк балалар өчен ясалган. Рәхим итегез!
-
Әмир Сабан туенда җырчы Резеда Шәрәфиеваны тачкага утыртып йөрткәннәр
Чирмешән районының Әмир авылы Сабан туенда җырчылар Гүзәл Уразова белән Резеда Шәрәфиеваны да кул арбасына утыртып мәйдан әйләндерделәр. Аларны төртеп йөрүчеләре кем диген? Танылган артист Әсхәт Хисмәт белән җырчы Илдар Хәкимов, дип яза «Безнең Чирмешән" газеты сайты. Әмирдә Сабан туе өченче ел рәттән уза. Узган еллардагы кебек, быел да бу...
-
349 тапкыр пычак белән чәнчегән
Әлеге вәхшилек быелның 6 февралендә Яшел Үзән районы Кызыл Яр авылында була. 45 яшьлек хатн-кыз пычак белән бергә яшәгән ир-атка һөҗүм итә. Барысы да җыелышып аракы эчүдән башлана. Ул көнне алар янына шешәдәшләре дә җыелган була. Эчү менә шундый хәлгә китерә - үлгән ир-атның тәнендә 349 пычак эзе табыла. Тикшерү...
-
Татарстан ЮХИДИлары арасында да талантлар бар (видео)
Интернетта пәйда булган әлеге видео тиз ара эчендә популярлык казанды. Әлмәтнең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре "чыгышын" мактаучылар да, яманлаучылар да, "Хәзер эштән куылырлар инде", - дип борчылучылар да җитәрлек булды. - Нишләп әле аларны җәзага тартырга? Җырлаган вакытта юл йөрү кагыйдәсен бозмыйлар: куркынычсызлык каешын эләктергәннәр, тизлек арттырмыйлар, юлны күзәтеп баралар, -...
-
Карбызны ничек сайларга? Киңәшләр...
Карбыз сезоны килеп җитте: аларны хәзер базар-кибетләрдә генә түгел, урам чатларында да сата башладылар инде. Кулланучылар хокукын яклаучы, дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре карбыз сайлауда берничә кагыйдәне үтәргә киңәш итә: - артык зур карбызга кызыкмагыз, ул ясалма рәвештә үстерелгән булырга мөмкин. Шулай ук кечкенәләре дә баллы булмый. Шуңа...
-
Лениногорскилылар “Пилигрим” - су тамашасын карап кайтты
"Пилигрим" - спортның су төрләре буенча Чемпионат ачылу тантанасында күрсәтелгән тамаша. Хәйриячелек кысаларында аны кабатлап күрсәттеләр. Бездән күп балалы гаиләләрдән, тәрбиягә алынган балалар, яшь спортчылар, төрле ярышларда җиңүчеләр барды.
-
Лениногорск "фанфуриклар”ы турында
Даруханәләр янында еш кына сәрхүш икәне йөзенә үк чыккан кешеләрне очратырга мөмкин. Билгеле, алар дару артыннан йөрми, халык телендә «фанфурик» дип йөртелгән сыеклык сатып алырга киләләр. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы хәбәр иткәнчә, июль аенда хокук саклау хезмәткәрләре һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә тикшерү уздырганнар. Нәтиҗәдә, «Фарм плюс»...
-
Хәерле иртә, дуслар! Уңышлы көн, күтәренке кәеф телибез!
-
Әбине җәберләп идән астына ябып куйганнар
1947 елгы әбигә карата җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрне тоткарладылар. Алар 1963 елгы хатын-кыз һәм 1967 елгы ир-ат. 21 июль кичендә 9 сәгатьләрдә алар Ырыңгыда ялгыз яшәүче әбинең өенә үтеп керәләр. Аңа пычак белән янап, каты кыйнап, акча бирүен таләп итәләр. Җәберләнгән әбине идән астына ябып, аның капкачын диван белән бастырып куялар...