Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әмир Сабан туенда җырчы Резеда Шәрәфиеваны тачкага утыртып йөрткәннәр

Чирмешән районының Әмир авылы Сабан туенда җырчылар Гүзәл Уразова белән Резеда Шәрәфиеваны да кул арбасына утыртып мәйдан әйләндерделәр. Аларны төртеп йөрүчеләре кем диген? Танылган артист Әсхәт Хисмәт белән җырчы Илдар Хәкимов, дип яза «Безнең Чирмешән" газеты сайты. Әмирдә Сабан туе өченче ел рәттән уза. Узган еллардагы кебек, быел да бу...

Чирмешән районының Әмир авылы Сабан туенда җырчылар Гүзәл Уразова белән Резеда Шәрәфиеваны да кул арбасына утыртып мәйдан әйләндерделәр.


Аларны төртеп йөрүчеләре кем диген? Танылган артист Әсхәт Хисмәт белән җырчы Илдар Хәкимов, дип яза «Безнең Чирмешән" газеты сайты.

Әмирдә Сабан туе өченче ел рәттән уза. Узган еллардагы кебек, быел да бу бәйрәмне оештыруны Сургутта яшәүче авылдашлар - абыйлы-энеле Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар үз өстенә алган. Бүләкне генә дә, имеш, ике КамАЗ төяп кайтканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев