29 июль 2016 яңалыклары
-
Лениногорскида велосипедны прокатка алып торып була
Шәһәребезнең Шашин урамы, 8 нче йорт адресы буенча (1нче спорт мәктәбе корпусында) велосипедларны прокатка алырга була. Бәясе 1 сәгате - 150 сум, 2 сәгате- 250 сум, 3 сәгате - 350, 24 сәгате-650 сум. Белешмә өчен телефон: 89270452755
-
“Ленин” хуҗалыгыннан Татьяна республика конкурсыннан шатлыклы хәбәр белән кайтты (ФОТОЛАР)
Кукмара муниципаль районында машина белән сыер саву осталарының 43нче республика конкурсында безнең якташыбыз да катнашты. Ул районның "Ленин" хуҗалыгыннан Татьяна Ивановна Ильдебенева. Татьяна күптән түгел "Сатурн-Урал"да узган район сыер савучылары конкурсында беренче урынны алган иде. 27, 28 июль көннәрендә Кукмарада Вахитов исемендәге хуҗалыкта республика конкурсында катнашып кайтты. Татьяна Ильдебенева ярышта...
-
1 августтан пенсияләр арта
222 сум 81 тиен өстәлә 1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре арта. Пенсия фонды аларны "Иминият пенсияләре турындагы" Федераль закон таләп иткәнчә, яңадан исәпли. Бу хакта "Российская газета" яза. Дөрес, бик күп өстәмәгә өметләнергә кирәкми. Законда иң югары баллар (пенсия коэффициентлары) күрсәтелгән. Алар өчтән артырга тиеш түгел. Быел бер пенсия...
-
Лениногорскилыларга яңа фатир ачкычлары тапшырдылар (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәребездәге Шашин урамы, 68нче йорттан ике гаиләгә ике бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Алар элек авария хәлендәге йортта яшәгәннәр. Рафаэль һәм Ирина Кадихановлар, Кристина һәм Александр Кирилловалар бу көнне зарыгып көткәннәр. - Яңа фатирга күчү, әлбәттә, зур шатлык. Фатир урнашкан район да күңелгә ятышлы, - ди алар. Ачкычларны тантаналы төстә...
-
Илфак Шиһапов: «Уйлабрак кыланырга иде, хәзрәт!»
Үткән якшәмбедә Казанның Иске татар бистәсендә "Иске Шәһәр" префектурасы "Болгар" радиосы белән берлектә Хәйрия ярминкәсеүткәрде. Теләчедәге авыру балалар йортына ярдәм йөзеннән оештырылган иде ул ярминкә. Оештыру - югары дәрәҗәдә, бар нәрсә дә уйланылган, кеше дә шактый җыелган иде. Безнең халык артистлар чыгышын ярата, концерт программасы да искиткеч итеп корылган иде,...
-
Мәктәпләр ата-аналардан һәм укучылардан артык күп шәхси мәгълүмат җыярга тиешме
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәт (Роскомнадзор) белем бирү учреждениеләренең үз сайтларында укучылар һәм аларның ата-аналарының шәхесе турындагы мәгълүматларны артык зур күләмдә җыюын ачыклаган. Бу хакта "Известия" газетасына биргән интервьюсында ведомство башлыгы Александр Жаров әйткән. "Белем бирү өлкәсендә эшләүче күпчелек оешмалар тарафыннан типик тәртип бозулар конфиденциальлеккә...