Лениногорскилыларга яңа фатир ачкычлары тапшырдылар (ФОТОЛАР)
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскилыларга яңа фатир ачкычлары тапшырдылар (ФОТОЛАР)

Бүген шәһәребездәге Шашин урамы, 68нче йорттан ике гаиләгә ике бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Алар элек авария хәлендәге йортта яшәгәннәр. Рафаэль һәм Ирина Кадихановлар, Кристина һәм Александр Кирилловалар бу көнне зарыгып көткәннәр. - Яңа фатирга күчү, әлбәттә, зур шатлык. Фатир урнашкан район да күңелгә ятышлы, - ди алар. Ачкычларны тантаналы төстә...

Бүген шәһәребездәге Шашин урамы, 68нче йорттан ике гаиләгә ике бүлмәле фатир ачкычлары тапшырылды. Алар элек авария хәлендәге йортта яшәгәннәр.
Рафаэль һәм Ирина Кадихановлар, Кристина һәм Александр Кирилловалар бу көнне зарыгып көткәннәр.
- Яңа фатирга күчү, әлбәттә, зур шатлык. Фатир урнашкан район да күңелгә ятышлы, - ди алар.
Ачкычларны тантаналы төстә район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм йортны төзүче "Сарет" җәмгыяте җитәкчесе Рафис Гәрәев изге теләк юллап тапшырдылар. Шулай ук гаиләләрнең шатлыгын уртаклашырга башка өлкәдән килгән вәкилләр һәм кунаклар катнашты.
Зилә Мөдәррисова фотолары

ачкыч тапшыру яңа фатир

Нет комментариев