29 июль 2020 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев өр-яңа клибын Сочида төшергән (+клип)
Шушы көннәрдә Фирдүс Тямаевның «Тормыш көрәш» дигән җыры һәм клибы дөнья күрде.
-
Кырларның урып-җыюга әзерлеген спутник фотолары буенча билгели алачаклар
Цифрлаштыру Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында мөһим роль уйный. Татарстан аграрийлары кырларның әзерлеген дә спутник фотолары аша билгели алачак.
-
Татарстанның ике проекты - Лобач тавы, Зәңгәр күлләр федераль финанслау алырга мөмкин
Татарстан Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча конкурста тавыш бирүдә беренче урынны алды.
-
Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк
Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла.
-
Сенаж ташучы ике КамАЗ бәрелешеп, армиядән яңа кайткан егетнең гомере өзелгән
Арча районы "Ватан" ширкәте басуында фаҗига булган.
-
Татарстанга ташламага ия булучыларга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк
Республика 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар тәкъдим итә алсын өчен Татарстанга федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның шул хактагы боерыгы Хөкүмәт сайтында чыккан.
-
Лениногорскида наркоситуация белән хәл яхшы якка үзгәрми
2020 елның беренче яртыеллыгында наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнеше өлкәсендәге ситуция белән Лениногорск эчке эшләр бүлегенең наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге өлкән оперуполномоченные Гөлназ Фәттахова таныштырды.
-
«Совет стажы» 2010 елда ук исәпкә алынды
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.
-
Коронавирус: яңа саннар
Татарстанда 33 яңа COVID-19 очрагы расланган Шуларның 2се – читтән кертелгән, 31е – контакт нәтиҗәсендә.
-
Лениногорскида Корбан гаете ничек узачак? (көн тәртибе)
Быел дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, Корбан гаете намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карарга дигән тәкъдим керттеләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә.
-
Татарстан абитуриентлары югары уку йортларына документларны почта аша тапшыра ала
Татарстан Республикасы югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Авыр эпидемиологик хәл аркасында абитуриентларга документларны сайлаган уку йортларына почта аша җибәрергә рөхсәт иттеләр. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от» акциясендә катнашучы лениногорскилылар исемлеге
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елның икенче яртыеллыгына район газетасына һәм бер журналга язылучылган әбүнәчеләр арасында «Мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от» акциясен игълан иткән иде.
-
Автоинспекторлар электр самокатында йөрү кагыйдәләрен кертергә тәкъдим итә
Татарстанның ЮХИДИ идарәсе электр самокаты һәм сегвейларга кагылышлы закон проекты әзерли. Татарстанның Баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
-
Белгечләр телевизор карауның йөрәк сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын ачыклаган
Телевизорны көнгә ике сәгатьтән артык карау гадәте йөрәк өянәге барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта Британиянең Biobank сәламәтлек проблемаларын тикшерү үзәге экспертлары хәбәр итте.