Татарстанга ташламага ия булучыларга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанга ташламага ия булучыларга коммуналь хезмәтләргә түләү өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк

Республика 2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар тәкъдим итә алсын өчен Татарстанга федераль бюджеттан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның шул хактагы боерыгы Хөкүмәт сайтында чыккан.

 

«Татарстан Республикасына – 2 миллиард 390 миллион 687 мең сум», - диелә документта.

Ташлама ветераннар, инвалидлар, шулай ук радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 процентын түли, квитанциядәге калган сумма исә федераль бюджет хисабына каплана.

 

 https://tatar-inform.tatar/

 


Нет комментариев